Пенсиягә кагылышлы үзгәрешләр бар: тупланма өлешне нишләтергә?

Булачак пенсиягездән сәлам! 3 сентябрьдән Россия Социаль фондының яңа боерыгы гамәлгә керде. Аның нигезендә илдә яшәүчеләргә тупланма пенсияләре турында тулы мәгълүмат җибәрә башлаячаклар. Дәүләт хезмәтләре порталы аша мондый «сәлам хаты» алучылар бар инде. Тупланма пенсия кемдә бар һәм аны ничек алырга мөмкин?

Билгеле булганча, дәүләт тарафыннан картлык буенча түләнә торган пенсия ике өлештән тора. Болар – иминият пенсиясе һәм тупланма пенсия. Акчаның иминиятләштерелгән өлеше рәсми рәвештә эшләгән елларда туплана. Шуңа күрә ул эш стажына, пенсия коэффициентының минималь күләменә һәм хезмәт хакына бәйле. Хезмәт хакының 22 проценты күләмендә акча Социаль фондка күчерелә. Бу урында шунысын да искәртик: әлеге акча хезмәт хакыннан тотылмый һәм физик затларның кеременә салымга кагылмый, ул эш бирүче тарафыннан түләнә.

2002 елда пенсия системасына яңалык кертелде һәм Пенсия фондына күчерелгән акчаның бер өлеше (16 проценты) – иминият пенсиясенә, ә калганы (6 процент) тупланма пенсиягә китә башлады. Тик бу эш 2014 елда туктатылды һәм тупланма пенсиягә мораторий кертелде. Сүз уңаеннан, ул кат-кат озайтылды һәм әлегә 2025 елга кадәр гамәлдә. Гади тел белән әйткәндә, хезмәткәрләр өчен күчерелә торган акча алдагы кебек икегә бүленми, 22 процентның барысы да иминият пенсиясенә китә.

Ә моңарчы тупланма өлештә җыелган акча ни хәлдә? «Мораторий моңарчы тупланган акчаны төрле фондларга күчерү мөмкинлегенә берничек тә комачау итми. Җыелган акчаны нишләтергә икәнне һәркем үзе хәл итә. Аны Социаль фондта калдырырга яки дәүләтнеке булмаган пенсия бүлекләренә күчерергә ярый. Пенсия акчасыннан аермалы буларак, тупланма өлеш дәүләт тарафыннан индексацияләнми. Аннан керем генә алырга мөмкин. Элек тупланма өлешне пенсиягә чыккач кына алырга ярый иде. Хәзер мондый мөмкинлек 55 яшь тулган хатын-кызларга һәм 60 яшь тулган ир-атларга  бирелә. Дөрес, моның өчен картлык буенча пенсиягә чыккандагы кебек шартлар үтәлергә, ягъни эш стажы һәм пенсия баллары җитәрлек булырга тиеш. Ташламага ия гражданнар: себердә эшләүчеләр, медицина хезмәткәрләре, тимер юлда эшләүчеләр, укытучылар кебек алдан пенсиягә чыгу хокукы булганнар тупланма өлешне тагын да иртәрәк ала башларга мөмкин. Тупланма пенсия кеше үлгәннән соң да юкка чыкмый. Аны варисларга түлиләр. Акчаны кеше вафат булганнан соң алты ай эчендә алырга кирәк. Тупланма пенсия турындагы мәгълүматны шәхси кабинет аша белешергә мөмкин», – дип аңлаттылар Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлегенең матбугат хезмәтендә.

Әллә пенсиягә ерак булгангамы, 2002–2014 елларда рәсми рәвештә эшләгән, бүген дә тормыш йөген җигелеп тартучылар арасында тупланма пенсиянең «язмышы» турында гомумән белмәүчеләр күп. «Пенсиягә кадәр ерак бит әле», – дип, кул гына селти андыйлар. Белгечләр әнә шундыйларны айнытып җибәрмәкче, күрәсең. Моннан ары илдә яшәүчеләргә тупланма пенсиягә бәйле гомуми саннар гына түгел, ә аның күләме, исәпләнгән процентлар, акчаны күчерү мөмкинлеге турында тәгаен мәгълүмат җибәрә башлаячаклар. Коры пенсиягә утырып калырга теләмәсәгез, үз картлыгыгызны үзегез кайгыртыгыз, кыскасы.

Бу елның 1 июленнән тупланма пенсияне алу тәртибе дә үзгәрде. Хәзер аны  җыелган акча күләме һәм пенсионерларның яшәү минимумыннан чыгып түлиләр. Ягъни тупланма пенсиянең айлык күләме илдәге пенсионерларның яшәү минимумының 10 процентыннан кимрәк булса, акчаны берьюлы алырга мөмкин. Күбрәк икән, тупланма пенсияне айлап исәпләячәкләр. 2024 елда Россиядә пенсионерлар өчен яшәү минимумы 13290 сум тәшкил итә.

Якынча исәпләп карыйк: «ВТ» хәбәрчесенең тупланма пенсиясе – 127 мең сум. Тупланма пенсиянең айлык күләмен билгеләү өчен җыелган акчаны 264кә (264 ай ул –2024 елда тупланма пенсияне түләү өчен фаразланган чор) бүләргә кирәк. Агымдагы елда илдәге пенсионерларның яшәү минимумының 10 проценты – 1329 сум. Акчаны алу хокукы быел җиткән очракта, тупланма пенсияне берьюлы түләгән булырлар иде (127 000:264 = 481 сум, ягъни 1329 сумнан кимрәк).

Сан

Якынча саннарга караганда, 2024 елда илдә тупланма пенсияне 209,9 меңнән артык кеше ала.

Кемнәрнең тупланма пенсиясе бар?

– 1967 елда һәм аннан соң туган, 2014 елга кадәр рәсми рәвештә эшләгән кешеләрдә;

–1953–1966 елларда туган ир-атларда һәм 1957–1966 елларда туган хатын-кызларда, әгәр 2002–2004 елларда рәсми рәвештә эшләгән булсалар;

– тупланма пенсиягә өстәмә иминият кертемнәре түләп баручыларда;

– ана капиталын булачак пенсиягә күчерүчеләрдә.

 

 

 


Фикер өстәү