Ваемсыз фатир хуҗасы аркасында күршеләре дә зыян күрергә мөмкин.
Фатир хуҗасы техник хезмәт күрсәтү өчен газ хезмәте белгечләрен өенә кертмәсә, штраф түләү генә түгел, күршеләрен газсыз да калдырырга мөмкин. Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе урынбасары Наталья Воронская “Радио Татарстан” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Дәүләт Думасы быел язын газ хезмәте белгечләрен фатирга кертмәүчеләргә штраф күләмен арттыру турында закон кабул иткән. Воронская әйтүенчә, штраф күләме шактый ук үскән. Гади кешеләр өчен – 5-10 мең сум, вазыйфаи затлар өчен – 100 мең сумга кадәр, оешмалар өчен – ярты миллион сумга кадәр. Газчыларны кертмәү сәбәпле авария килеп чыкса яки белгечләрне өйгә кертмәү очрагы кабатланса, гади кешеләргә штраф күләме 150 мең сумга кадәр җитә. Штрафлардан тыш, фатир милекчесен генә түгел, бөтен “стояк”ны газдан өзү күздә тотылган.
Инспекция белгече әйтүенчә, кайберәүләр таныш булмаган кешеләрне өйләренә кертүдән курка. Аеруча өлкәннәр һәм ялгызларга кагыла бу. Бу очракта фатир хуҗасы якыннарын яки күршеләрен чакырырга мөмкин.
Тикшерү турында игъланнар “Горгаз” сайтына урнаштырыла. Әмма һәр көн саен диярлек милекчеләрнең һәм идарәче компанияләрнең битарафлылыгы аркасында газ белән тәэмин итүдә өзеклекләр барлыкка килә, дип билгеләп үткән Воронская.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat