Прокуратура Казанның Щербаково бистәсендәге пансионатны ябуны таләп итә

Кичә Казанның Авиатөзелеш районы прокуратурасы контроль органнары белән берлектә Казанның Щербаково бистәсендәге сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән өлкән яшьтәге затлар һәм инвалидлар яши торган социаль хезмәт күрсәтү пансионатында санитар-эпидемиологик иминлек һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерде. Бу хакта Татарстан Республикасы прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү барышында күзәтчелек ведомствосы тарафыннан янгын куркынычсызлыгы һәм санитария нормаларын күп санлы бозу очраклары ачыкланган. Күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча район прокуроры ачыкланган хокук бозуларны бетергәнче пансионат бинасын эксплуатацияләүне тыю турындагы таләп белән судка мөрәҗәгать итте.

Учреждениедә яшәүче өлкәннәр Казан шәһәре хастаханәләрендә урнаштырылган. Аларга тиешле медицина ярдәме һәм кайгырту күрсәтелә.

Моннан тыш, район прокуратурасы тикшерүе материаллары буенча пансионатны оештыручыларга карата РФ Җинаять Кодексының 238 маддәсе буенча (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү), ачыкланмаган полиция вазыйфаи затларына карата РФ Җинаять кодексының 293 маддәсе буенча (ваемсызлык) җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре прокуратура контроленә алынган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү