Газета хәбәрчесе язма исемен «Коммерсантъ»тан алып куйды. Илкүләм шул газета «Промышленность разогрелась перед заморозками» дигән баш астында аналитик язма биргән. Аның төп фикере шул: чынлап та, Россия икътисады июль аенда зур күтәрелеш күрсәткән, әмма белгечләр фикеренчә, алдагы айларда акрын гына түбәнәю көтелә.
Язманы «Коммерсантъ»тагы саннар белән чуарлыйсы килми. Бер нәрсәне генә искәртик: күтәрелеш нигездә хәрби сәнәгать комплексы һәм шуңа хезмәт күрсәтүче тармаклар хисабына булган. Хәрби сәнәгать продукциясе халыкның матди хәлен яхшыртмый. Чит базарларга сатылганда гына илгә матди файда китерә ала. Кадрлар кытлыгы нәтиҗәсендә тармакта хезмәт хаклары чамасыз үсү инфляциягә зур өлеш кертә. Гомумән, илдә эшче сыйныф – зәңгәр якалар дип аталган катламның хезмәт хаклары үсә. Бер ел эчендә ул, 40 процентка артып, югары планкасы 147 мең сумга җиткән. Автор ассызыклый: сүз уртача хезмәт хакы түгел, эшчегә түләнә торган иң югары хезмәт хакы турында.
Нәрсә генә булмасын, эш кешесенә түләнә торган хакның артуы – сөенечле әйбер. Әмма аның да бер китек ягы бар: хезмәт хаклары җитештерүчәнлек арту хисабына түгел, һаман да шул эшче куллар җитмәү сәбәпле арта. Димәк, инфляция көтелә дигәнне аңлата бу. Үзәк банк та инфляцияне авызлыклап булмаячагына ышанды. Сентябрь утырышында төп ставканы 20 процентка җиткерерләр дип фаразлана. Рәсми рәвештә дә, бәйсез аналитиклар да ун көннән соң шундый хәбәр көтәләр. Үзәк банк җитәкчелеге әле 20 процентның да аз булуын тәкърарлый. Әмма берьюлы тагын да югарырак ставка куярга шикләнәләр.
Аерым товарларга һәм хезмәтләргә бәяләр исә барлык рәсми планкаларны җиңел генә сикереп уза да рекорд артыннан рекорд куя. ОСАГО бәясе ким дигәндә 30 процентка артыр, диләр. Мәскәүдә бер бүлмәле фатир арендалау бәясе 70 мең сумга җитте. Бер ел эчендә күтәрелеш – 44 процент. Фатир бәяләре дә түбәнгә түгел, югарыга таба хәрәкәт итә. Әле бер, әле икенче шәһәрдән чит илләрнең популяр курортларындагы торак бәяләрен узып китүләре турында хәбәрләр килә. Исемлекне дәвам иттерергә була. Рәсми статистиканың 7–8 процентлык инфляциясе реаль инфляциядән ерак икәнне һәр кесә раслый ала. Шул ук вакытта икътисадның мөһим күрсәткечләре түбәнәя. Беренче яртыеллыкта предприятиеләр табышы кимегән.
Фото: pikabu.ru