Автоклублар мәдәният учагын алыштыра аламы?

Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстан мәдәният йортлары төзү буенча лидер булып санала. Республикада барлыгы 1892 клуб эшли.  Автоклублар исә 40 районда бар. Соңгы елда мамадышлыларга заманчалаштырылган автоклуб биргәннәр. Күпчелек районда исә автоклуб булып үзәк мәдәният йортларының техникасы хезмәт итә.  Күчмә сәхнәләр халыкның җыр-моңга сусавын тулысынча басамы?  «ВТ» хәбәрчесе районнардагы вазгыятьне белеште.

 Мамадыш сөенече

Мамадыш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов белдергәнчә, җирлектә 128 авыл исәпләнә, шуның 78ендә клуб бар. Калганнары – автоклуб карамагында.

– «Мәдәният» илкүләм проекты кысасында районга автоклуб бирелде. Беренчесе безгә эләкте, – ди Степан Спиридонов. – Тәгәрмәчләргә утыртылган чып-чын клуб ул. Өстән, яннан каплана торган сәхнәсен тартып чыгарып корып куярга була. Тулы комплектлы тавыш көчәйткеч, яхшы аппаратурасы, экраны, видео проекторы бар. Аңа 15 артист сыя.  Кая теләсәң, шунда туктап, сәхнә корып, концерт, спектакль, кино күрсәтергә бик уңайлы. Рәсми теркәү мәшәкатьләре узгач, клублары булмаган авылларга, басудагы игенчеләргә хезмәт күрсәтә башлыйбыз.

Көтеп алу

Зәй районы автоклубы мәдәният учагы булмаган 40лап авылга хезмәт күрсәтә. Районның автоклуб җитәкчесе Сиринә Хөснетдинова белдергәнчә, мәдәният йортының 17 урынлы автобусы бар. Шунда техника төяп, сәхнә костюмнары алып, кечкенә авылларга баралар. Арада 3–4 йортлылары да бар. Алар белән «Сөмбелә» вокаль ансамбле коллективы да чыга.

– Кече авыл бәйрәмнәре үткәрәбез. Мәсәлән, июнь аенда Яңа Мәлем авылы оешуга 100 ел тулды. Авылның тарихын чагылдырган театраль күренеш күрсәттек. Бәйрәм бик матур килеп чыкты. 90–100 яшьлек әби-бабайларны юбилейлары белән дә котларга барабыз, – ди Сиринә Хөснетдинова.

Аның әйтүенчә, авыл кешеләре артистлар килгәнне көтеп тора. Бәйрәм үткәрергә кирәк булса, үзләре дә чакыра. «Мәдәни яктан сусарга ирек бирмибез. Мөмкинлек булганда барырга тырышабыз. Чаралар урам уртасында үтә. Кыш көннәрендә берәрсенең өенә җыелабыз. Уннан артык әби килә. Авыллар картая бара шул», – ди Сиринә Хөснетдинова.

Зәй районының Урта Пәнәче авылында яшәүче фермер Николай Карташов та автоклуб хезмәткәрләрен көтеп ала. Клуб булмагач, җыелыр урын юк. Ә артистлар авылны гөрләтеп, халыкны биетеп, җырлатып китә. Бергә-бергә күңелле!

– Элек авылда 60 йорт бар иде, хәзер 90 тирәсе. Күчеп килүчеләр күп. Йортлар бар, тик кешесе генә юк. Булганнарының да күбесе – өлкәннәр, – дип борчыла Николай Карташов. – Заманасында клубы да гөрләп торды, китапханәсе дә бар иде. Авылда бала-чага мыжлап тора иде бит. Укучылар кимегәч, мәктәпсез дә калдык. Клубта кино да куела иде. Әкренләп бинасы тузды, хәзер клубы да бетте. Аяныч, әлбәттә.

Урта Пәнәчедә керәшеннәр яши. Узган елгы чараларны һаман сагынып сөйли алар. Автоклуб артистлары Өлкәннәр көнен авылның рухына туры китереп әзерләгән. Авыл җыеннарын да уздырганнар. Анда  районнан килгән белгечләрнең халыкны борчыган сорауларга җавап бирүенә шөкер итә авыл халкы.

Татарстан Мәдәният министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, автоклублар мәдәният учагы булмаган, шулай ук инфраструктурадан ерак авылларга бара.

Алар да – кеше бит

Расыйх Галимҗанов – Арча районының автоклуб җитәкчесе. 16 елдан артык үз командасы белән кечкенә авыллардагы халыкның күңелен күтәрә. Шулай ук ындыр табакларына барып та чыгыш ясыйлар. Барысы да – клуб хезмәткәрләре.

– Үгез Елга, Каратай, Венета, Корайван, Иске Кенәр, Бирәзәбаш һәм башка авылларда мәдәният йортлары юк. Кыш көне урамда концертлар куябыз. Җәй көне авыл кичләре үткәрәбез. Тамашачыларның күбесе олы яшьтә инде. Җәй көне кеше күбрәк була. Авыллар картаю проблемасы борчый, әлбәттә. Бездә генә түгел, Россиядә дә шулай. Бетмәсен иде дә бит, көчебездән килгән кадәр булышабыз, алар да – кеше бит, – ди Расыйх Галимҗанов.

Әйтик, Шушмабаш җирлегендә Илдус, Үгез Елга, Ишнарат авылларында мәдәният учаклары юк. Әлеге авылларда йортлар 30дан артмый.

– Безнең клуб хезмәткәрләре кечкенә авылларны читтә калдырмый. Республика көненә концерт куйдылар. Шунсыз булмый. Культураны күтәрергә кирәк, – ди Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов.

Илдус – 25 хуҗалыклы авыл, шуның 16сында кеше яши. Хуҗасыз йортларга җәй көне дачниклар кайта. Элек исә йортлар саны 300дән артык булган.

– Безнең авылда клуб та, мәктәп тә юк. Кечкенә авыл халкының күңеле, җаны юк димени? Аның  концерт, тамаша карыйсы килмимени? Мәктәп беткәч, укытучы Венера Бариева үз өендә укытты. Хәзер балалар Шушмабаш мәктәбенә йөреп белем ала. Шөкер, балалар бар әле. Бездә генә дә мәктәп яшендәгеләр бишәү. Күршебездә – дүртәү, – ди 7 бала анасы Гөлгенә Хәбибрахманова.

Клуб юк дип кул кушырып утырмыйлар. Үзләре фольклор төркемен булдырганнар. Өч хатын-кыздан гына торса да, бар җиргә өлгерәләр. Бер-берсенең өйләренә барып әзерләнәләр. Үзләре әйтмешли, әнә шулай хыялланып яшиләр.

Елга бер генә бик аз

Балык Бистәсе районы автоклубы 10га якын авылга хезмәт күрсәтә. Болар –йорты 30дан артык булган авыллар. Кырларга да агитбригада белән чыгалар. Казанда узган ярминкәләргә баралар.

– Һәр атнаны чыгар идек тә без, тик мәдәният йортының техникасы берәү генә шул. Шуңа күрә кайчак теләгән җиргә барып та булмый. Аерым машина кирәк. Без, халык арасына чыгып, кәгазь эшеннән арынып, аралашып, ял итеп кайтабыз. Аларга күп тә кирәкми: 1–1,5 сәгать концерт җитә. Кечкенә авылларга танылган артистлар килми. Без дә бармасак, нишләсеннәр? – ди Балык Бистәсе районындагы автоклуб җитәкчесе Рәсимә Зарипова. – Кайберләренә яңгыр яуганда кереп булмый. Күбрәк иртәнге якта ипи кибете килгән вакытка туры китереп чыгабыз. Авыл кешеләре йомшак күмәч һәм рухи азык алып кайта. Күбесендә – өлкәннәр. Әбиләр бәйрәмгә матур күлмәкләрдән килә. Аларның да кеше арасына чыгасы, җыр-моң ишетәсе килә бит.

Балык Бистәсе районының Олы Укмас авылына да килә автоклуб. Бер генә урамлы авыл бу. Халкы 50дән артмый. Авылда яшьләр калмаган, шәһәргә китеп беткән. Уртача яшьтәгеләр бар әле. Минзәлия Галәветдиновага – 43 яшь. Ул күрше авыл клубында эшли.

– Бик матур, зур клубыбыз бар иде. Кеше бетә башлагач, ул да җимерелде, аннан сүттеләр. Мәдәни чараларга сусаган идек. Автоклуб хезмәткәрләре 5–6 ел инде концерт куеп китә. Авыл халкы бик теләп катнаша. Мондый бәйрәмнәр безгә тансык. Елга бер генә мәртәбә бик аз инде ул. Җәйләрен  Авыл көне уздырабыз. Яңа ел алдыннан да бәйрәмнәр кирәк. Авылда кеше аз булса да, чараларның күбрәк үткәрелүен телибез, – ди Минзәлия Галәветдинова.

 


Фикер өстәү