Авылларда сызлануларны оныттыра, бөтен кешене йөгертә, яшәртә һәм эшләтә торган вакыт

Шәһәрдәгеләр Республика көнен шаулап бәйрәм иткән вакытта танышым Әлфинур үзенең «статус»ына: «Авылларда бәйрәм рухы сизелми дә»… – дип язып куйган иде. «Сез ничек уйлыйсыз?» дигән соравына фикер язарга вакыт кына булмады. «Авылда да бәйрәм бит, ничә көннәр инде гөр киләбез, бәйрәмнән кай җире ким?» – диеп, шаяртасы килгән иде дә…

Анысы, авылда гомергә башка гамьнәр булды инде, ул һәрвакыт үз «казан»ында кайнады. Бу көннәрдә әллә бәрәңге өсте, әллә печән өсте булды шунда, аңламассың. Урамнардан кайсы чапкыч, кайсы казыгыч, кайсы печән әйләндергеч, кайсы җыйнау-төргәкләү өчен пресс таккан тракторлар үтеп кенә тора. Аларга кайсы печән, кайсы бәрәңге төягән техникалар кушыла… Әле балалары мәктәп яшендә булганнарга бу мәшәкатьләргә миләш «операция»се дә өстәлде – кайбер мәктәпләрдә югары сыйныфта укучы һәр балага унар, башлангычта укучыларга җидешәр килограмм миләш җыйнап тапшырырга кирәк иде. Урман-посадкалар, кызыл-кара миләш үскән бакчалар буш тормады бу көннәрдә. Авыл кешесенең яратып кабатлый торган: «Бөтен эш бергә бөялде», – дигән сүзләре менә шушы көннәргә бигрәк тә туры килде. Берничә көн яуган яңгырлар икенче-өченче кат печәннәрне җыйнауга тоткарлык тудырган иде. Көзге кояш – көзге кояш инде, аннан соң бер атналап аяз торса да, печәннәрне тиз генә киптерә алмады. Өстәвенә иртән төшкән көчле чык аркасында ярты көн чыгы кибә, печән кибәргә ярты көне генә кала. Кичтән кибә бугай инде дигән печәнең иртәнгә тагын чык белән чыланып бетә, барысын өр-яңадан диярлек башлыйсы… Шул сәбәпле, күп кешедә печәннәрне җыйнап алу август ахырына калды. Бәрәңгене дә корыда алуга җитми инде дип, ел да шушы вакытта казырга күнектек шул. Иртәрәк әле дип, берничә ел сентябрьгә калдырган кешеләр дә, берничә тапкыр отылганнан соң (яңгырлар яву сәбәпле), августның соңгы көннәрендә җыйнап алу ягын карый хәзер. Шулай итеп, быел печәнгә – бәрәңге, бәрәңгегә печән мәшәкатьләре кушылып бетте. Авыр булса да, кызык, рәхәт ыгы-зыгылар болар. Кояшлы көннәре дә кешеләргә булган уңышларын җыйнап алырга илһам, көч-куәт биреп торды. Нәтиҗәдә шушы берничә көндә инде авылларда бик сирәк кешеләрнең генә печәне җыйналмаган, бәрәңге бакчасы казылмаган килеш. «Уңышы да әйбәт, черемәсен генә», – диючеләр күп. Елга, инеш буйларына якын урнашкан кешеләр ай буе яңгыр яумаган чакларда су сиптергән иде. Андыйларга караганда сиптермичә, яңгыр яуганын көтеп утыручылар күбрәк, билгеле. Шуңа күрә, күпләр минем кебек: «Үз тырышлыклары белән үскән бәрәңгеләр, без чүпләрен утап, арасын гына ердык», – дип, булганына шөкер иткәндер.

Елның һәр чорына күрә авылның үз мәшәкатьләре, үз матурлыгы. Язын җирләрне эшкәрткәч, бакчаларга аерым бер ямь керә, бәрәңге утырткач,  бәрәңгеләр тишелә, печәннәр күтәрелә башлагач, үзгә матур булып күренә. Яшелчә, чәчәк бакчалары белән дә шулай ук. Ә менә көз якынлашу белән инде аларны җыйнап аласы килә башлый. Бушаган түтәлләр дә бу чакта матур булып күренә. Чәчәкләр генә искәрмә. Аларны йолку күңелгә моңсулык бирә, тырышып үстерәсең-үстерәсең дә йолкып атасың дип жәлләтә. Печәне, бәрәңгесе җыйнап алынган, кышка әзерләнүче бакчалар да күңелгә рәхәтлек бирә. Соңгысына тирес-черемә таратып, сукалатасың да, язга кадәр диеп саубуллашып керәсең… Ыгы-зыгысы, мәшәкате күп булса да, авылның иң матур, иң рәхәт вакытларының берсе бу, димәкче булам. Авырту-сызлануларны оныттыра, бөтен кешене йөгертә, ашыктыра, яшәртә, эшләтә торган вакыт…

Гөлсинә Хәбибуллина 

Фото: Илдар Мөхәммәтҗнов

 


Фикер өстәү