SafeNet фәнни-техник институты җитәкчесе Дарья Верестникова соңгы арада мошенникларның жәүләт хезмәтдәре порталындагы шәхси аккаунтларны ешрак җимерә башлавын хәбәр иткән.
«Моның өчен алар әле бер, әле икенче оешма вәкиле булып шалтыратып, кешенең телефонына килгән кодны белергә тырыша. Узган айда, мәсәлән, алар халыкны флюрография тикшерүе узарга «яздырмакчы» булган. Моның өчен һаман да шул телефонга смс белән килгән кодны әйтүләрен сораган. Шушы код ярдәмендә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси аккаунтны җимерсә, алар кеще исеменә кредит рәсмиләштерү белән генә чикләнмичә, аның машинасын ук сатып җибәрә, яки аның исеменә яңа сим-карта алып, щуның яржәмендә кырын гамәлләрен башкарып ята ала,- дип кисәтә Верестникова.
Шуңа күрә белгечләр гел кабатлап килгән киңәшне бу юлы да әйтергә мәҗбүр: чит кешегә үзең турында шәхси мәгьлүматны әйтмәскә, телефонга килгән логин-пврольләрне атамаска. Моннан тыш дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунт паролен да даими үзгәртеп торырга куша алар.