Татарстанда сентябрь аенда һава торышының алмашынучан, әмма тулаем уңай булуы көтелә. Россия Гидрометеоүзәге фаразларына караганда, айлык уртача температура нормадан 1 градуска югарырак булачак. Казанда +12,3 градус, республикада +11,9 градус. Явым-төшемгә килгәндә, күләме гадәттәге күрсәткечләргә якынлаша: Казанда – 50 мм, Татарстан буенча – 48 мм. Бу хакта “КП-Казань” Татарстан Гидрометеоүзәге мәгълүматларына таянып яза.
Әмма сентябрьдә салкынча көннәр дә булачак.
“КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Перевенденцев КП-Казань” хәбәрчесенә аңлатып үткәнчә, әбиләр чуагы сентябрь урталарында булырга мөмкин. Гадәттә ул яңгырлы, салкынча көннәрдән соң килә.
Профессор сүзләренә караганда, Татарстанда әбиләр чуагы гадәттә көзнең беренче ае урталарына туры килә. Кайвакыт 1-2 көн генә дәвам итә. Республикада инде ай башында ук җәйне хәтерләткән җылы һава урнашты. Шуңа күрә бүгенге җылы чорны да, әбиләр чуагы, дип атарга мөмкин. Гәрчә ул соңрак килергә тиеш булса да.
“Татарстанда августның беренче яртысы салкынча, яңгырлы булды. Беренче 13 көндә явым-төшемнең айлык нормасы яуды. Хәзер исә Скандинавия антициклоны йогынтысында республикада бик уңайлы һава урнашты. Иртә килгән әбиләр чуагы, дип әйтсәң дә буладыр аны, чөнки көзге түгел, бәлки август азагындагы һава торышын күзәтәбез. Гомумән, җәйге җылы сентябрьнең беренче яртысында безне ташлап китмәячәк әле”, – дип аңлатып үткән Перевенденцев.
Шул ук вакытта якындагы көннәрдә, салкын һава агымы үтеп керүе сәбәпле, температура берникадәр төшәчәк. Гидрометеоүзәк фаразына караганда, атна ахырында республикада һава температурасы +2 градуска кадәр төшәчәк. Аеруча төннәрен салкын булачак. Аз-маз явым-төшем көтелә.
Хәзерге җылыдан соң, яңгырлар чоры башланып, бераздан янә җылытса, инде соңарып килгән әбиләр чуагы җиткәнне аңлатачак. Шул рәвешле сентябрьдә берничә әбиләр чуагы булырга мөмкин, дип билгеләп үткән КФУ профессоры.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat