Теләчедә “Бердәм Россия” партиясенең автобус марафоны кысасында чираттагы очрашу узды. Анда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, 49нчы Питрәч бер мандатлы округы буенча депутатлыкка кандидат, Казан май комбинаты генераль директоры киңәшчесе Михаил Сыровацкий, район җитәкчелеге катнашты. Очрашуны “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов алып барды.
Партиянең җирле бүлеге секретаре, район хакимияте башлыгы Нәҗип Хаҗипов муниципаль берәмлекнең махсус хәрби операциянең уңышлы үткәрелүенә өлеш кертүе турында сөйләп, хәрбиләргә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде.
Чара алдыннан марафонда катнашучылар кайбер социаль объектларда булды. Теләченең 1нче балалар бакчасы 2007 елда ачылган. 140 урынга исәпләнгән. Биредә алты төркем оештырылган. 115 баланы 11 педагог тәрбияли. Ике дәүләт телендә аралашу өчен барлык шартлар тудырылган. Педагогларның барысы да диярлек – татар һәм рус телләрен белүче, югары белемле кешеләр.
Кунаклар Теләче урта мәктәбе белән дә танышты. Мәктәпнең төп бинасы 1978 елда пәйда булган. 1999 елда янкормасы төзелгән. Узган елда 250 урынга исәпләнгән яңа бинасы файдалануга тапшырылган. Хәзерге вакытта 40 сыйныфта барлыгы 772 бала белем ала.
Моннан тыш марафонда катнашучылар “Киләчәк” яшьләр үзәгендә булды. Быел 14 февральдә генә ачылган әле ул. Биредә балалар өчен өстәмә белем бирү учреждениеләре, яшьләр оешмалары һәм иҗтимагый берләшмәләр эшләп килә. Яңа үзәктә яшьләр өчен очрашулар, лекторийлар үткәрү урыны, ике бию залы, 109 кешелек актлар залы, балалар бүлмәсе, шулай ук иҗат остаханәләре челтәре булдырылган.
Очрашуда Теләчедә яшәүчеләр үзләренең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Аерым алганда, алар район үзәк хастаханәсе бинасын һәм Теләче мәктәбенең иске бинасын төзекләндерү эшләрен төгәлләүне сорады.
Исегезгә төшерәбез: 8 сентябрьдә VII чакырылыш татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау узачак. Партия исемлекләре буенча –50 һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча – 50 депутат сайланачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat