Авыр вакытта сүз әйттермиләр: вак компанияләр өметсезлектә, эреләре ябыла

Дөнья икътисады фронтыннан күңелсез хәбәрләр ташкыны көчәя. Германиянең атаклы Volkswagen концерны 5 миллиард евролык дефицит белән көрәшеп, үз тарихында моңарчы күрелмәгән масштабта заводларын ябарга җыена. Компаниянең 2029 елга кадәр эш урыннарын саклауга гарантиясе бар иде, тик ул бетерелде. Җитәкчелек якындагы елларда 110 мең хезмәткәрне эштән азат итәргә җыена. Концернда барысы 673 мең кеше эшли.

Немецлар өчен тагын бер күңелсез хәбәр: Американың Intel компаниясе үзенең Германиядәге бүлекчәсен ябарга җыена. Берничә мең кеше эшсез калачак. Intel алман илендә күп миллиард долларлык завод төзү ниятеннән баш тартты инде.

Глобаль икътисадның кендекләренең берсе Кытайда да эшләр шәп түгел. Дүртенче ай рәттән инде чиннарның сәнәгать тармагыннан өметсезлек белән сугарылган хәбәрләр килә. Эчке базарда да, тышкы базарда да товарларга ихтыяҗ кими. Эшлеклелек активлыгы индексын (PMI) бәяләүче Кытай Халык Республикасының Дәүләт статистика идарәсе түбән саннар игълан итә. PMI илнең әйдәп баручы 3,2 мең сәнәгать предприятиесе җитәкчеләреннән сораштыру үткәрү нәтиҗәсендә төзелә. PMI индексы 50 пункттан югары булса, эшләр яхшы бара, җитәкчеләр киләчәккә оптимизм белән карый дигән сүз. Индекс илледән түбән булганда, төшенкелек турында хәбәр итә. Август аенда Кытай сәнәгатенең PMI индексы тулаем алганда 49,1 пункт тәшкил иткән. Бу июль белән чагыштырганда 0,3 пунктка түбәнрәк. Эре бизнес вәкилләре иртәгесе көнгә өмет белән карый. Аларның индексы 50,4не тәшкил итә. Әмма урта бизнес төшенкелек чоңгылында. Алар күрсәткән сан 48,7 генә. Вак компанияләр бөтенләй өметсезлектә. Аларның индексы – 46,4.

PMI индексын төзегәндә, заказлар кимиме, артамы, яңа хезмәткәрләр ялларга җыенасызмы, әллә персоналны кыскартасызмы дигән сорауларга җавап бирелә. Заказлар индексы августта 48,9 гына, димәк, сатып алучылар кими. Чит илләрдән заказлар индексы да шәп түгел, 48,7 генә. Кытай хөкүмәте, товарларга ихтыяҗ артсын өчен, хәленнән килгән барысын да эшли. Халыкның автомобильләр һәм көнкүреш техникасын сатып алуын активлаштырырга тырыша. Сатылмаган фатирларны үзе сатып ала. Әмма күрәбез: нәтиҗәләр сөендерерлек түгел.

Дәһшәтле кризиска сәяси лидерлар үзләренчә әзерләнә. Камала Харис Америка Президенты була калса, социаль челтәрләрдә цензура кертергә вәгъдә итә. Хакыйкать тавышының дөньякүләм масштабта томалануы – чор билгесе ул, кризис көчәйгән саен, цензура артачак.

Фото: depositphotos.com 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү