Чаллыда «Бердәм Россия»нең автобус марафоны уза

Бүген Чаллыда «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны уза. Әлеге чара кысасында Татарстан Дәүләт Советының VII чакырылыш депутатларына кандидатлар Татарстанның 30 район һәм шәһәрендә йөреп чыкты. Чаллы марафонның соңгы тукталышы булды.

Чаллыдагы чарада катнашучылар арасында Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да бар. Автокалага сәфәре вакытында ул капиталь ремонттан соң ачылган 11нче спорт мәктәбендә дә булды.

Фәрит Мөхәммәтшин автобус марафонын халык һәм депутатлыкка кандидатлар арасында турыдан-туры элемтә булдыру җәһәтеннән әһәмиятен ассызыклады. «Марафон белән район һәм шәһәрләргә чыгучылар, халык белән аралашып, аларны тыңлап, яңа сораулар, яңа идеяләр белән кайта. Бүген без әлеге зур кампанияне төгәллибез», – диде Парламент башлыгы журналистларга.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Дәүләт Советы фәкать халык тарафыннан сайлана. «Без аның күп партияле булачагына ышанабыз. Тәҗрибәле депутатларыбыз да, үз сайлаучыларын табып, яңадан сайланыр дип уйлыйбыз. Шул рәвешле без алга таба да Парламент җилкәсендәге бурычларны хәл итәрбез», — диде ул.

Татарстан Дәүләт Советының VII чакырылыш депутатларын 8 сентябрь көнне сайлаячакбыз. Парламентның яңа составына керәчәк 100 депутат биш елга сайлана. Аларның 50се – бердәм республика округы буенча, 50се – бер мандатлы округ буенча сайлана.


Фикер өстәү