Түбән Камада 49 яшьлек хатын-кыз мошенникларга ярты миллион сум акчасын күчергән. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Аферистлар тозагына эләккән хатын-кыз үзе сөйләп үткәнчә, аңа бер ир-ат шалтыратып, үзен Пенсия фонды хезмәткәре буларак таныштырган. Ул, янәсе, хатын-кызның пенсиясен яңадан исәпләгәндә, ел ярым чамасы стажы кертелмәгәнлеге ачыклануын белдергән. Имеш, бу мәсьәләне хәл итү өчен электрон чиратка язылырга кирәклеген искәртеп, моның өчен смс-хәбәр белән килгән кодны әйтүен сораган. Беркатлы ханым каршы килмәгән.
Озакламый аңа тагын берәү шалтыраткан. Бу юлы – Дәүләт хезмәтләре порталының иминлек хезмәте “хезмәткәре”. Ул хатын-кызның шәхси кабинетындагы мәгълүматларның кемнәрнеңдер кулына килеп эләгүен, менә хәзер акчасын урларга маташуларын белдергән. Шуңа күрә хатын-кызны 465 мең сумын “имин счет”ка күчерергә күндергән.
Акчасын күчергәннән соң хатын-кызның банктагы шәхси кабинеты “ябылган”. Банк бүлегендә аңа мошенниклар тозагына эләгүен аңлатканнар. Хатын-кыз шунда гына алданганлыгын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat