Бүгенгә Татарстанда 167,6 меңнән күбрәк кешегә гриппка каршы вакцинация уздырылган. Бу хакта “Татар-информ” Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренә таянып яза.
“Быел да, узган елдагы кебек үк, халыкның 60 процентына прививка ясауны күздә тотабыз. 2,4 миллионнан артыграк кеше дигән сүз бу”, – дип билгеләп үткән ул.
Потяшина сүзләренә караганда, иммунитет булдыру өчен 2-3 атна вакыт кирәк. Шуңа күрә сентябрь һәм октябрь айлары – вакцинация узу өчен иң кулай чор.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat