Бүген Казанда 1801-1805 елларда төзелгән тарихи Яңа бистә мәчетенең (“Ак мәчет”) торгызылган манарасына ай куелды.
“Ак мәчет”– республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Ул урта гасыр болгар, татар халык архитектурасын үз эченә алып, классицизм архитектурасы элементларын кулланып төзелгән.
Хәзерге вакытта мәчет бинасының мәйданы – 542 квадрат метр. Ул ике катлы, икенче катта – ир-атлар өчен ике намаз залы, ә беренче катта аерым керү урыны булган хатын-кызлар залы урнашкан. Шулай ук ярдәмче бүлмәләре булган аерым тора торган бина бар (анда тәһарәтханә, ашханә, җылыту үзәге урын алган). Мәчет комплексының гомуми мәйданы – 1466 квадрат метр. Соңгы бер ел эчендә мәчеттә төзекләндерү эшләре башкарылды.
Күренекле дин галиме һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани язганча, хәзерге мәчет урынында 1741 елда ук агач мәчет төзелгән булган. 1801-1805 нче елларда сәүдәгәр Габдеррәхим бине Вәлид бине Мөсәллим бине Мәмәш әл-Орнашбаши (ул шәһәр мөселманнары арасында Ракый бай исеме белән таныла) таш мәчет төзетә, ул соңрак Зур Таш мәчет дип йөртелә башлый. 1904-1917 елларда мәчетнең имам-хатыйбы булып күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог, мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары, “Ислам мәҗәлләсе” журналы мөхәррире Кәшшафетдин Тәрҗеманов эшли.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat