Благовещенск-Павловка юлында коточкыч юл фаҗигасе килеп чыккан. ВАЗ-2114 машинасы (рулендә 21 яшьлек егет булган), “тыңлаусызланып”, юл читенә “очкан” һәм әйләнеп капланган. 2 пассажиры һәлак булган.
“NewsBash” Башкортстан дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып язганча, 27 яшьлек хатын-кыз һәм 57 яшьлек ир-ат медиклар килгәнче җан биргән. Йөртүче һәм 26 яшьлек тагын бер пассажир нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган.
Юл полициясе хезмәткәрләре авария сәбәпләрен ачыклауга керешкән. Берничә экспертиза билгеләнгән. Алар килеп туган хәлнең нечкәлекләрен билгеләү мөмкинлеге бирәчәк.
“КП-Уфа” журналистлары ачыклаганча, һәлак булган хатын-кызның исеме – Айгөл. 2 бала анасы. Ире Виктор да шушы ук машинада булган. Ул исән калган. Өйдә аларны 6 һәм 2 яшьлек ике нәни кызлары көткән. Яшь йөртүче һәм 57 яшьлек пассажирның кем икәнлекләре әлегә билгеләнмәгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat