КХЛда яңа сезон башланды. «Ак барс» беренче матчны бүген Уфада «Салават Юлаев»ка каршы уздыра. Казандагы тәүге матч 14 сентябрьгә билгеләнгән. Аңа кадәр яңа баш тренер Әнвәр Гатиятуллин егетләренең Түбән Новгород һәм Омск якларыннан әйләнеп кайтасы бар. Узган ел плэй-оффның беренче өлешендә үк җиңелүгә дучар булган командадан бу юлы ни көтәсе?
Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә, тик алкалар белән түләмә
Яңа сезон алдыннан һәр командада үзгәрешләр була. Бу – гадәти хәл. «Ак барс»та бу эшкә ныклап алындылар: Казан гына түгел, бөтен лигада «йолдыз» саналган уенчылар белән араны өзделәр. Капитан Александр Радулов, иң яхшы бомбардир Вадим Шипачев, Стэнли Кубогы иясе Вячеслав Войнов, тәҗрибәле Станислав Галиев һәм Дмитрий Кагарлицкий хәзер башка командаларда уйнаячак. Хоккейчыларның күчеп йөрүләре – гадәти хәл, әмма аерылышулар һәрвакыт җиңел булмый. Кайбер егетләр Казан клубы җитәкчелегенә үпкәсе барлыгын дә яшермәде. Имеш, аларга баштан ук әйтмәгәннәр, хәтта шалтыратып та сөйләшмәгәннәр, куып диярлек җибәргәннәр. Сер түгел, танылган спортчыларга Казанда һәрвакыт игътибар зурдан булды: акчасы да әйбәт, тормыш шартлары да яхшы. Шуңа күрә тиктомалдан гына китәсе дә килми инде. Тик узган плэй-оффтагы җиңелү үзгәрешләрнең кичекмәстән кирәклеген раслады. Үпкә-рәнҗеш сүзләренә җавапны исә клуб җитәкчлегенә берничә мәртәбә кабатларга туры килде. «Бу сүзләр аркасында игътибар үзәгендә булдык. Башкалар турында бу кадәр күп сөйләшмәгәннәрдер. Ә егетләргә рәхмәт, без алар белән яхшы мөнәсәбәтләрдә саубуллаштык. Уенчының килешү вакыты тәмамлана икән, клубның аны озайту яки яңа тәкъдим ясамау хокукы бар. Хоккейчыларның күбесе белән ахырга кадәр аралашып, планнарны җиткереп тордык», – диде клубның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин.
Киткән уенчылар арасында тагын икесен аерым телгә алмый мөмкин түгел. Артем Лукоянов белән Кирилл Петров – Татарстан хоккеенда тәрбияләнгән егетләр, «Ак барс»та озак еллар уйнадылар. Артем Лукоянов – ихласлыгы, бозда үзен дә, көндәшен дә кызганмавы аркасында «Ак барс» тамашачысы иң якын күргән уенчыларның берсе булды. Ләкин шәхси тормышында мәшәкатьләр чыгу сәбәпле, аның белән яңа килешү төземәскә булдылар. Монысы – яшьләр өчен сабак: еллар буе тырышып эшләгәнне юкка чыгару бик җиңел. Лукоянов белән Петров ВХЛда – киң җәмәгатьчелеккә артык таныш булмаган «Юнисон» командасында уйнаячак.
Кемнәр килде?
Әлегә «Ак барс»ның биш яңа уенчы белән килешү төзегәне мәгълүм. Болар – һөҗүмчеләр Александр Барабанов, Ник Петан, ике Егор – Коршков һәм Бабенко, сакчы Альберт Яруллин. Альберт, өч ел «Трактор»да уйнагач, кабат Казанга кайтты. Аны элек тә чакырып карадылар, әмма килешү беткәнне көтәргә туры килде. Җитмәсә, яңа баш тренерны да яхшы белә. Сер түгел, Ярулинның кайтуы «Ак барс»ка боздагы уенны яхшырту гына түгел, тамашачылар алдында абруйны күтәрү өчен дә кирәк. Үзебездә тәрбияләнгән егетләр – һәрвакыт аерым игътибар үзәгендә. Альберт исә тавыш чыгарган вакыйлардан читтә булды, бозда җанын һәм тәнен биреп уйнады. «Хәтта читтә уйнаганда да команда өчен борчылып тордым», – диде ул беренче әңгәмәсендә.
Александр Барабанов моңа кадәр НХЛда чыгыш ясады, яңа сезонда «Ак барс»ның төп «йолдыз»ы булырга дәгъва кыла. Барабановка Казандагы шартлар ошаган. Бу сүзне барысы да әйтә. Дөрес, хоккейчы бер әңгәмәсендә Татарстан башкаласында фатир арендалау бәяләренең бик кыйммәт булуыннан зарланган. Шуңа күрә клуб базасында яшәргә җыена икән. Ә сез, миллионерлар, дисез.
Яңа килгән уенчылар арасында НХЛ бозында чыгыш ясау тәҗрибәсе булган тагын бер хоккейчы бар. Ник Петан тумышы белән Канададан. Хоккейчының нәсел тамырлары Италия һәм Словениягә барып тоташа. Сер түгел, чит ил уенчыларының КХЛда чыгыш ясавы сәяси яктан да отышлы. Җитмәсә, күптән түгел мунча кереп чыккач, Петан үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә Россияне яратуы турында язып куйган. Себерке шәп булган, димәк. Ә команданың элеккеге баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов яңа уенчыны Казанда яхшы гына уйнап киткән Джастин Азеведога охшата. Тәҗрибәле остаз белми әйтмәс.
Сезон алдыннан «Ак барс» үз системасындагы яшь уенчыларны сынап карады. Шулардан берсе – капкачы Булат Мухамов. 20 яшьлек егетне әлегә белеп бетермиләр. Аның каравы, әтисе Рөстәм безнең укучыларга яхшы таныш. Көрәшче Рөстәм Мухамов – күп тапкырлар Татарстан, Россия чемпионы, газетабызның Муса Җәлил истәлегенә узучы турниры җиңүчесе. Келәмдә бил алышкан арада, Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры труппасы белән чит илләргә чыгып китеп тә шаккатырды. Аңлашыла инде, Булатка төп капкачы булу өчен күп тырышырга туры киләчәк, әмма мөмкинлекне кулдан ычкындырмый торган егет.
Сезон әле башланды гына, яңа уенчылар тагын булачак. Ә капитан вазыйфасын быел Дмитрий Яшкинга ышанып тапшырдылар. Абруе да бар, көче дә җитәрлек, алка да кертә белә. Сабырлыгы гына җитсен.
«Мин яратам сине, Татарстан»
Шулай да «Ак барс»тагы төп үзгәреш баш тренер вазыйфасына Әнвәр Гатиятуллин килүгә бәйле. Инде өч ел рәттән Казан командасы яңа сезонга яңа остаз белән керә. Сәбәбен язманың башында ук әйттек. Гатиятуллинның эш алымнарын еш кына Билалетдиновныкы белән чагыштыралар. Беренче чиратта саклануга игътибар бирә, янәсе. Яңа тренерны зур сынаулар көтә. Үзе әйтүенчә, ул Татарстанда икенче урын алуның зур җиңелү буларак кабул ителгәнен аңлап өлгергән инде.
Тәҗрибәсе булса да, моңа кадәр «Ак барс» дәрәҗәсендәге командада эшләгәне юк иде. Димәк, уңышсызлыкның бәясе дә кыйммәткә төшәчәк. Төп уенчылар берьюлы китеп баргач, моны яңа остазның команда уенын тизләтү теләге дип аңлаттылар. Олыгаеп баручы егетләр өлгерә алмаячак, янәсе. Әнвәр әфәндегә бу хакта берничә мәртәбә аңлатма бирергә туры килде. Тизлек турындагы сүзләр аныкы түгел, әмма хоккейчылардан активрак уен көткәнен яшерми. Аермасын сезон күрсәтер.
Шунысы кызык: узган сезон тәмамлангач, Гатиятулинның «Сибирь» белән килешү төзеячәге турында хәбәрләр чыгып өлгерде. Үзе әйтүенчә, сөйләшү булган, әмма кул кысышмаганнар. «Ак барс» ясаган тәкъдимнән исә баш тартып булмый. Казанга аны татар булганы өчен чакырганнарын да әйтүчеләр булды. Әлбәттә, бу да йогынты ясамый калмагандыр. Әмма төп сәбәп ул түгел, «Ак барс»тан ел саен Гагарин Кубогын көтәләр. Шулай да, Казанга килүгә үк, Әнвәр Гатиятуллинга «Мин яратам сине, Татарстан» җырын тыңлаттылар, ул Салават концертына барып кайтты. Сөйләшкәндә татар сүзләрен кыстырырга тырыша. «Яшь барган саен, туган телне белергә кирәк икәнне яхшырак аңлыйсың», – ди ул. Гагарин Кубогын ничек отарга кирәклеген генә аңлыйсы калды.
Фикер
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе:
– «Ак барс» өчен Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә җан аталар. Республикада татарларның 30 проценты гына яши. Әмма татарларның барысы да «Ак барс» өчен җан ата. Командада үзгәрешләр бар. Әмма бурыч шул ук калды. Ә безнең бурыч – сезнең өчен җан ату, шартлар булдыру.
Яңа сезон башланыр алдыннан «Ак барс» ике мәртәбә «Нефтяник» (4:2, 6:4) һәм «Куньлунь»га (4:3) каршы уйнады. Санкт-Петербургта узган турнирда «Куньлунь» (1:0) һәм «Северсталь»ны (3:0) отты, аннары СКАга (3:4 Б)??? һәм Россиянең яше 23тән артмаган уенчылар җыелма командасына (2:4) оттырды.
Фото: www.ak-bars.ru
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat