«Ак мәчет»нең торгызылган манарасына ай куелды

Бүген башкаланың Яңа Татар бистәсендәге “Ак мәчет”нең торгызылган манарасына ай куелды. 1801 – 1805 елларда төзелгән әлеге иман йорты – мөселманнарга кайтарылган соңгы тарихи мәчет.

“Ак мәчет” – республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Ул болгар, татар халык архитектурасын үз эченә алып, классицизм архитектурасы элементларын кулланып төзелгән.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчеткә ай кую тантанасының мөселманнар өчен кадерле Мәүлид аена туры килүенә игътибар итте. Иман йортын төзү, яңартуның әҗер-савабы зур булуны да искәртте ул.

– Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: “Кем Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен мәчет төзесә, төзелешендә катнашса, Аллаһы Тәгалә аңа шундый ук сыйфатта җәннәттә йорт бүләк итәр”, – дип белдерде мөфти тантанада.

Күренекле дин галиме һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани язганча, хәзерге мәчет урынында 1741 елда ук агач мәчет төзелгән булган. 1801-1805 нче елларда сәүдәгәр Габдеррәхим бине Вәлид бине Мөсәллим бине Мәмәш әл-Орнашбаши (ул шәһәр мөселманнары арасында Ракый бай исеме белән таныла) таш мәчет төзетә, ул соңрак Зур Таш мәчет дип йөртелә башлый. 1904-1917 елларда мәчетнең имам-хатыйбы булып күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог, мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары, “Ислам мәҗәлләсе” журналы мөхәррире Кәшшафетдин Тәрҗеманов эшли.

1929 елда “Ак мәчет” ябыла. Аның урынында мәктәп ачыла. Соңрак шушы ук нигездә мех цехы эшли. Узган гасыр уртасында исә мәчет һәйкәл статусы ала. 2000 елда исә ул Татарстан Мөселманнары Диния Нәзарәте карамагына тапшырыла.

Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада дини билгеләнештәге биш йөзгә якын мәдәни мирас объекты бар.

– Һәр объект безнең өчен кадерле. Бу мәчетне төзекләндерү эше узган ел гына башланды. Шунысы сөендерә: әлеге проект бюджет акчасына түгел, ә бары тик хәйрия акчаларына гына тормышка ашырыла. Проект һичшиксез кыйммәт, реставрация арзан була алмый. Бу эштә безгә мөселман кануннарын, архитектура буенча таләпләрне үтәү генә түгел, ә мәхәллә кешеләре өчен уңайлы ишегалды, ашау өчен бүлмәләр, тәһарәтханә булдыру да мөһим иде”, – дип сөйләде ул тантанада.

Хәзерге вакытта мәчет бинасының мәйданы – 542 квадрат метр. Ул ике катлы, икенче катта – ир-атлар өчен ике намаз залы, ә беренче катта аерым керү урыны булган хатын-кызлар залы урнашкан. Шулай ук ярдәмче бүлмәләре булган аерым тора торган бина бар (анда тәһарәтханә, ашханә, җылыту үзәге урын алган). Мәчет комплексының гомуми мәйданы – 1466 квадрат метр.

Мәчетнең имам-хатыйбы итеп билгеләнгән Изге Коръән һәм Пакъ Сөннәтне өйрәнү үзәге җитәкчесе Фәрид хәзрәт Сәлмән сүзләренә караганда, мәчетне Мәүлид ае тәмамланганчы – 3 октябрьгә кадәр ачарга планлаштыралар.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү