Акчалы күпер: эшлекле 4 көндә 5 триллион сумлык килешүләр расланган

Дөньяның 70тән артык иленнән 7 меңгә якын катнашучы. Эшлекле 4 көн һәм 5 триллион сумлык килешүләр. Владивостокта бу атнада узган IX Көнчыгыш икътисадый форумының кайбер нәтиҗәләре билгеле инде. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Форум кысасында Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты. Бу урында шунысын да искәртик: Әнвәр Ибраһим җыенда чит илдән килгән төп кунакларның берсе булды. Татарстан Рәисе Премьер-министрга бу елның августында Куала-Лумпурга эш сәфәре вакытында Татарстан делегациясенә күрсәткән ихтирам өчен рәхмәт белдерде.

– Сезне яңадан күрүемә бик шатмын. Безнең соңгы очрашуыбыз бик дустанә мохиттә узды. Сез безне бирегә зур делегация белән килергә рухландырдыгыз, – диде Әнвәр Ибраһим, Рөстәм Миңнехановны сәламләп.

Татарстан белән Малайзия арасында эшлекле мөнәсәбәтләрнең өстенлекле юнәлешләре булып сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек тора, дип билгеләп үттеләр очрашуда. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, узган ел нәтиҗәләре буенча ике арада товар әйләнеше 5,5 мәртәбә арткан. Моңа да карамастан, әлегә аның күләме зур түгел – барлыгы 61 миллион доллар. «Экспортка юнәлтелгән куәтле сәнәгать мөмкинлекләренә ия республика буларак, Татарстан сезгә күп төрле продукция китерергә әзер», – диде  Рөстәм Миңнеханов.

Яклар шулай ук Малайзиянең эре предприятиеләр белән хезмәттәшлеге турында да фикер алышты. «Без Малайзиядә килешкәнчә, бүген минем белән очрашуга Россиянең иң зур компанияләре килде. Алар сезнең зур хезмәттәшләрегез була ала», – диде Татарстан Рәисе. Әнвәр Ибраһим Рөстәм Миңнехановка ике ил бизнесы арасында хезмәттәшлек урнаштыруда катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

Сүз уңаеннан, Татарстан Рәисе Россия Президенты Владимир Путин һәм Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим катнашында узган эшлекле кичке ашта да булды. Чара рәсми сөйләшүләрдән соң узды. «Мин Владивостокка эш сәфәре барышында Президент Владимир Путин белән очрашу хөрмәтенә ия булдым. Кичке ашта дәвам иткән сөйләшү тирән эчтәлекле, һәрьяклы һәм нәтиҗәле булды», – дип билгеләп үткән соңрак Әнвәр Ибраһим.

Владивостокта Рөстәм Миңнеханов Азия-Тын Океан төбәге яшь дипломатларының V диалогы катнашучылары белән күреште. Көнчыгыш икътисадый форумы мәйданчыгына Кытай, Филиппин, Мьянма, Сингапур һәм Россиядән яшьләр килгән иде.  «Россиянең алдынгы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе буларак, Татарстан яшьләр сәясәте өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирә», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумы кысасында яшь чит ил дипломатлары очрашуы, шулай ук 300 делегат катнашында яшь дипломатларның глобаль форумы уздырыла.

– Безнең ил өчен мондый чаралар үткәрү мөһим. Илебезнең киләчәге – яшьләр. Һәм сез, дипломатлар буларак, илләр арасында бәйләүче буын булып торасыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Дело» компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Сергей Шишкарев белән очрашу барышында да яклар хезмәттәшлек мәсьәләләрен күтәрде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан тышкы икътисадый эшчәнлектә актив катнаша. «Татарстан – Россиянең иң зур үсеш мөмкинлекләре булган төбәкләренең берсе. Республика тышкы сәүдә агымнары транспорт-логистикасын берләштерүнең төп үзәгенә әверелергә мөмкин», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе. Сергей Шишкарев әйтүенчә, Татарстан тотрыклы һәм эзлекле рәвештә үсә. «Без транспорт-логистика базасын һәм клиентлар өчен сервисларны ныгытуда гына түгел, ә спортка бәйле тәкъдимнәрне бергәләп үстерүдә дә яңа мөмкинлекләр күрәбез. Казанда октябрь аенда узачак БРИКС саммитында нәтиҗәле эшләргә өметләнәбез», – диде ул.

Форумның пленар утырышы икенче көнне узды. Җыенның төп чарасында чыгыш ясаганда, Россия Президенты Владимир Путин сәясәттән бигрәк, ил икътисады мәсьәләләренә күбрәк тукталды. Аерым алганда, Казанны искә алып, М12 «Көнчыгыш» түләүле юлын озайтып, Санкт-Петербургтан Владивостокка кадәр транспорт коридоры булдыру турында әйтте. Ил икътисады тотрыклы үсүен искәртте. Ташламалы ипотека программасы тәмамлану киләсе елда торак базарына артык тәэсир итмәячәк, дип ышандырды. Бүген хезмәт базары үзенчәлекле хәлдә икәнен телгә алып, җитештерүчәнлекле арттырырга һәм күп бала табуны модага әйләндерергә киңәш итте Президент. Эше булса – кешесе, кешесе булса, эше булыр.

Фото: rais.tatarstan.ru

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү