Россия махсус хәрби операцияне төгәлләүнең тәгаен генә срогын куймый, әмма ничек тизрәк бетсә, шул кадәр яхшырак. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Көнчыгыш икътисадый форумында “ТАСС” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“Вакыты мөһим түгел. Гәрчә барыбыз да тизрәк тәмамлануының яхшырак буласына өметләнәбез”, – дип белдергән ул агентлыкка.
Песков шулай ук Россиянең, үз максатларына ирешеп, киләчәк буыннар иминлеген тәэмин иткәч кенә СВОны тәмамлаячагын басым ясап әйткән.
“Махсус хәрби операция башында куелган максатларга ирешергә тиешбез. Киләчәк буыннарның иминлеген кайгыртырга тиешбез. Континентыбызда аларга иминлекне тәэмин итәргә тиешбез”, – дип йомгак ясаган Кремль вәкиле.
Моңа кадәр – 5 сентябрьдә Песков белдергәнчә, хәзер Россия өчен иң мөһиме – куелган максатларга ирешү, ә аларга ирешү алымнары арткы планга күчә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat