Быелгы бәрәңге уңышы куанырлыкмы?

Быел бәрәңге уңышы шәп! Узган ялларда икенче икмәкләрен казып алып, базларга урнаштыручыларның күпчелеге әнә шулай дип сөенә. Тик булганны саклыйсы да бар, чөнки шактый гына җирләрдә яңгырлар бәрәңге уңышын куркыныч астына куйды. Андыйлар бәрәңгеләренең күпләп черүеннән зарлана. Булганны ничек сакларга? Белгечләрдән шул хакта да сораштык. 

Сатучылар

Журналист Эльмира Сәлахова гаиләсе, Казанның Борисоглебск бистәсендәге бакчаларында бер чиләк бәрәңге утыртып, 15 чиләк уңыш алган!

– Без инде өченче ел утыртабыз бәрәңгене. Быел бик шәп булды. Әни дә Башкортстандагы бакчасында мул уңыш алды. Ул сатты, без инде үзебезгә ашар өчен генә үстердек. Хикмәт күп утыртуда түгел, ә сыйфатлы итеп карауда. Без җиренә тирес керттек, су сиптек, кортларын кул белән чүпләдек. Кибеттә химия болай да күп, без исә бәрәңгене генә булса да экологик чистасын ашыйк әле, дип утыртабыз, – ди ул.

Уңышы мулдан булып, үзләреннән артканны сатучылар да бар. Әйтик,  Әтнәдә яшәүче Ринат Галимҗанов, бәрәңге черемәсен өчен алдан хәстәрен күреп, бакчасыннан мул уңыш җыеп алуга ирешкән.

– Колорадо коңгызларын агулаган вакытта черек авыруларына каршы да эшкәрттем. Ун көннән ун көнгә өч тапкыр дару сиптем. Шуның нәтиҗәсе булгандыр дип уйлыйм: черек бәрәңгеләр күренми. Үзебезгә җитәрлек итеп базларга урнаштырдык та калганын сатарга булдык. Бер килограммын 30 сумнан җиде капчык сатып җибәрдек. Тагын өч кенә капчык калды, – диде ул.

Без шалтыратканда, Әлмәт районының Бишмунча авылында яшәүче Айдар Габдрахманов та гаиләсе белән бакчада иде.

– Узган елга караганда, уңыш яхшырак дип әйтеп булмый. Былтыр да сынатмаган иде бакча. Эрерәкләре күбрәк тә иде әле. Быел да зарланып булмый анысы. 20 чиләк утырткан идек, эре бәрәңге генә дә 200 чиләк чыкты. Әле алып бетерәсе бар. Ел да үзебездән артканын бераз сатабыз. 10 литрлы чиләкне 350, 400, 500 сумнан саткан чаклар булды. Быел менә 400 сумнан җибәрәбез, – диде Айдар.

Ничек сакларга?

Уңышы яхшы булса да, кызганыч, яңгырлы җәй күп җирләрдә бәрәңге уңышын куркыныч астына куйды. Бигрәк тә Ютазы, Актаныш, Азнакай һәм Мөслим районнарында яшәүче укучыларыбыз бәрәңгенең черүеннән зарлана. – Бәрәңге бик күп булды быел, ләкин нык чери. Гаражга таратып куйдык, череге күп, базга төшерергә дә куркып торабыз. Мөслим районында яшәүче кодагыйлар да шулай дип зарлана. Авылларында базга салган кешеләр: «Чыгарып кына түктек», – дип әйтәләр икән. Безнең якларда июль уртасыннан алып август ахырына кадәр яңгыр яуды бит, бәрәңгеләр су эчендә ятты. Башка елларны сентябрьнең урталары җитмичә казымый торган идек, быел август ахырында ук алырга туры килде, – диде Азнакай районының Беренче Май авылында яшәүче Алсу Гарәфиева.

Урыны-урыны белән генә дә шулай булуы мөмкин, чөнки шушы ук районның  Чалпы авылыннан  Гөлфия һәм Азат Ибраһимовлар: «Бәрәңге шәп чыга, черегәннәре дә бик күренми әлегә. Тора-бара нишләр… Без алай сатарлык  итеп утыртмыйбыз, үзебез өчен генә. Артып калса, язга таба вагын мал-туар, кош-кортка ашатабыз», – диделәр.

Ютазы, Актаныш районнарындагы укучыларыбыз да бик күп бәрәңгеләре черүдән зарланды.

– Гадәттә без бәрәңгене казып алып, чүпләп, кышкы саклауга чокыр казып, киредән җиргә күмеп куябыз. Ягъни бер тапкыр куллана торган баз була инде ул. Чөнки кар базын казып булмый. Бердән, су чыга. Икенчедән, торфлы туфрак булгач, җир ишелә. Быел гомергә беренче тапкыр бәрәңгене күммәдек, чөнки ул булмады, – ди Актаныш районының Иске Кадермәт авылында яшәүче Нәфисә Галиәхмәтова. –  Барысы бергә 70 чиләк бәрәңге чыкты. Әллә ни зур булмаса да, елы-елы белән 200әр чиләк уңыш бирә торган бакча өчен бик аз инде бу. Быел эреләре черек, ваклары бик вак булды. Шуңа күрә булганын өй базына салдык, балаларга биреп җибәрдек тә, шуның белән шул. Киләсе елга утыртыр өчен симәнәлек бәрәңге сатып аласы булачак инде.

Нәфисә Галиәхмәтова фикеренчә, мондый уңышсыз елга, бердән, симәнәләрне алыштырып тормау сәбәпче булса, икенчедән, явым-төшем артыкка китү дә үз эшен эшләгән булса кирәк.

– Авылда бар кешенеке дә алай начар булмады. Безнең йорт, бакча түбәндәрәк урнашкан, бәрәңге буразналары да су эчендә утырды. Башка урамда яшәүче туганнарыбызның кара туфрагында үскән бәрәңгесе бик уңган, тик аларныкы да чери, – диде Нәфисә ханым.

Ә сездә бәрәңге уңышы ничек?

Фәнизә (Арча):

– Бәрәңгене Арчада бу атнада гына ала башларлар әле ныгытып. Су сипкән жирдә яхшы безнең, су эләкмәгәнендә вак. Яңгырлар күп яуса да, икенче икмәккә иң кирәк чакта явым-төшем булмады бит. Шуңа күрә уңышы да төрле кешедә төрлечә.

Гөлфинә Җәләлиева (Питрәч районының Күн авылы):

– Иремнең туганнарының күпчелеге Питрәч районында яши. Шуңа күрә бәрәңге алышырга аларга кайтабыз. Быел бәрәңге чыгышы бик әйбәт, эреләре дә күп, черекләре дә юк. Уңышы яхшы булсын өчен, симәнәне алыштырып һәм җирне ял иттереп торырга кирәк. Тик никадәр генә күп булса да, туганнары сатмый. Менә шулай безнең кебек шәһәрдә яшәүче туганнарына өлеш чыгара.

Илдус Хатыйпов (Казанның Осиново бистәсе):

– Чуаш бәрәңгесе ашап туйгач, мәшәкате һәм чыгымы күбрәк булса да, үзем утырта башладым. Быел бәрәңге былтыргыга караганда күбрәк, ләкин бераз гына ваграк. Утыртуын ашыкмыйча, май ахырында җир җылына төшкәч утырткан идек. Бик матур булып үстеләр. Соңрак утырткач, алуы да соңрак булыр, дип уйлаган идек, тик сабагы корып бетте. Шуңа күрә узган ялларда казыдык. Инде хәзер сакланышы яхшы булсын, дип телибез.

Рифат Зарипов, Татарстанның атказанган артисты:

– Үз йортыбызда торсак та, бәрәңге утыртканыбыз юк. Аның каравы балачакта күп җыйдык без аны. Үзебезнең ишегалдында җыйган гына җитмәгән, мәктәп бакчасындагысын да казый, чүпли торган идек. Ялгыз яшәүче әби-бабайлар бакчасында да күп эшләдек. Гадәттә 8–9 нчы сыйныфларны җибәрәләр иде. 20–25ләп укучы бер участокта ниләр генә эшләп бетмәгәндер инде? Анда бәрәңге чүпләгәнбезме инде, уен уйнаганбызмы? 15–20 сутый бакчадан 8–10 капчык бәрәңге чыгара алганбызмы икән, юк микән? Күбесе җирдә калгандыр инде.  Хәзер искә төшә дә, уңайсызланып елмаеп куям.

Танылган бакчачы Мөхәррәм Мөхәммәтҗановтан яңгырлы шартларда үскән бәрәңгене саклау буенча киңәш

– Әгәр бәрәңге кулга ук йомшак булса, базга салырга ашыкмагыз. Караңгы урында кипшенү мөмкинлеге бирегез. Шик тудырганнарын базга салганчы кискәләп карау кирәк. Эчтә көрән (коричневый) тимгелләр күренсә, ул эшкә ярамый инде. Мондыйларны базга салып тору да кирәкми. Бәрәңге черемәсен өчен, бик яхшылап киптереп, җиләс урынга урнаштырсаң яхшы.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге:

– Быел Татарстанда икенче икмәк игү мәйданнары узган елгы шикелле. Эре һәм фермер хуҗалыкларында 4,4 мең гектар мәйданда бәрәңге үсә. Иң күп бәрәңгене Арча (1542 гектар), Чистай (639), Лаеш (425) һәм Алабуга (378) районнарында үстерәләр. Шәхси хуҗалыкларны да кертеп, 800 мең тонна уңыш җыеп алырга планлаштырабыз. Республика халкына елына 360 мең тонна бәрәңге җитә. Димәк, бу барлык Татарстан халкын әлеге төр яшелчә белән тәэмин итәргә җитәчәк.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү