Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм өмрә эшләре буенча министры Тәүфыйкъ бин Фәүзән әр-Рабиа белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов министрга Казанга килгән өчен рәхмәт белдерде. Аның әйтүенчә, Согуд Гарәбстаны– Россиянең мөһим партнеры. “Асылда барлык юнәлешләр буенча мөнәсәбәтләрне үстерәбез. Ике ил җитәкчеләре, даими рәвештә очрашып, телефоннан сөйләшеп тора. Сәяси хезмәттәшлек, икътисадый һәм гуманитар өлкәләрдә әйбәт, тотрыклы элемтәләр булдырдык”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, 2026 елда безнең ил белән Согуд Гарәбстаны арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырылуга 100 ел тула. СССР Согуд дәүләтенең бәйсезлеген таныган тәүге илгә әйләнә. Король Абдел Азизга СССР хөкүмәтенең Согуд Гарәбстанын яңа оешкан дәүләт буларак тану турында нота тапшырган беренче дипломат – милләттәшебез, Россиянең Хидҗаздагы илчесе Кәрим Хәкимов була.
Татарстан Россия – Согуд Гарәбстаны арасындагы мөнәсәбәтләр кысасында хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият биреп килә, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Республика Рәисе узган елда Җиддә шәһәрендә булганлыгын әйтте. 2021 елда бу шәһәрдә “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең чираттагы утырышы узган. Согуд Гарәбстаны делегациясе “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” форумында актив төстә катнаша.
“Икътисадый һәм инвестицион элемтәләрне алга таба үстерүне бик мөһим дип саныйбыз. Энергетика һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә үзара хезмәттәшлек өчен әйбәт мөмкинлекләр бар. Татарстан – Россиядә ислам банкингы проектларын тормышка ашыру буенча пилот төбәк. Без бу юнәлеш буенча да хезмәттәшлек итә алыр идек. Республикада хәләл индустрияне үстерүгә дә зур әһәмият бирелә. Россиядә 20 миллионнан артыграк мөселман яши, шуңа күрә бик мөһим юнәлеш бу”, – диде республика Рәисе.
Моннан тыш Татарстан Согуд Гарәбстанына “КамАЗ” автомобильләре, вертолет, йөк-пассажир суднолары, нефть химиясе продукциясе, минераль ашлама, нефть-газ чыгару җиһазлары, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы товарлары, медицина, фармацевтика продукциясен җибәрүне җайга салу мәсьәләсе белән кызыксына.
Рөстәм Миңнеханов хаҗиларга күрсәтелә торган ихтирамлы мөнәсәбәт өчен министрга аерым рәхмәтен белдерде. Соңгы елларда хаҗ буенча квота 1800 кеше тәшкил итә. Республика Рәисе әйтүенчә, Казанда Корольлекнең генераль консуллыгын ачу күздә тотыла. Хаҗилар һәм туристларны виза белән тәэмин итү эшен сизелерлек яхшыртачак ул.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Согуд Гарәбстаны арасында туры авиарейслар булдыру зарурилыгы турында да искәртеп үтте.
Согуд Гарәбстаны быелдан БРИКСның рәсми әгъзасына әйләнгән. Казанда Россиянең берләшмәдәге рәислеге кысасында ел дәвамында зур чаралар уздырылып килә. “Октябрь аенда республикабыз башкаласы БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитын кабул итәчәк. Анда сезнең илдән дә югары дәрәҗәле делегацияне көтәбез” – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Тәүфыйкъ бин Фәүзән әр-Рабиа, үз чиратында, кунакчыллык өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. “Ике ил арасында, чыннан да, бик тирән тарихи элемтәләр ята. Министр сыйфатында Россиягә, шул исәптән Татарстанга тәүге килүем. Күргәннәрем нык тәэсирләндерде. Татарстан – бай тарихлы, зур казанышларга ирешкән төбәк. Нефть-газ өлкәсендә, хәләл индустрия, кайбер башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр күрәбез. Туры авиарейслар ачу элемтәләребезнең тагын да ныгытуга китерәчәк”, – диде ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat