59 яшьлек ир-ат улы һәм кияве артыннан СВОга киткән

Татарстанда 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар килешү буенча хәрби хезмәткә китә. Казак позывнойлы хәрби улы һәм кияве артыннан махсус операциягә киткән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 

Казан тумышы белән Зәйдән. Аңа 59 яшь. Ир инде елдан артык махсус операция зонасында хезмәт итә.

«Махсус операциянең беренче көнендә, 22 февральдә минем олы улым фронтка китте. Мин сәламәтлегем буенча бер ел буе китә алмадым. Военкоматларга йөрдем. Ахыр чиктә 2023 елның 4 маенда килешү төзедем. Башта Тоцкида полигонда булдым, соңыннан хәрби хәрәкәләр зонасына киттем», – дип сөйләде хәрби.

Улыннан тыш, алгы сафта аның кияве дә хезмәт итә.

«Мин – нәселем буенча да казак, позывноем да. Улым да – казак. Ул Луганск юнәлешендә хезмәт итә. Киявен чечен сугышын узды. Ә мин ничек өйдә утырыйм? Сау-сәламәт ир-ат бит. Киленнәремнең, кызларымның күзенә ничек карыйм? Улларым сугышта, ә мин өйдә. Бабам да сугышта булды, бабамның әтисе дә, үземнең әти дә сугышкан. Без – казаклар. Барыбыз да Ватанны сакларга тиеш», – дигән хәрби.

Беренче сугышка ул 28 октябрьдә керә. «Без окопларга урнаштык, позицияләр биләдек. Көндәшләр безгә таба килде. Менә ул вакытта куркыныч иде: ядрәләр сызгыра, бомба төшә, бар нәрсә шартлый, әмма без яклый алдык. Икенче сугыш – көндез булды. Минем хәрби – Шахмай, гранатометчик. Аңа атар алдыннан ядрә гранатомётка эләкте. Гранатомет кулда ук шартлады. Әйе, йөзе бозылды. Тик могҗиза, ул исән-сау», – дип сөйләде хәрби.

Тиздән Казак кабат алгы сафка китәчәк. Әмма моңа кадәр ул Чаллыга һәлак булган хәрби иптәшенең хатыны белән күрешергә килгән. Екатерина балалары белән бергә хәрбиләргә булыша.

«Җәй буе без төрле үләннәр җыябыз, витаминлы чәйләр әзерлибез, яшелчәләр киптерәбез. Вакытым тар булгач, мин фасовкалаганда була алмый, әмма булышырга тырышам. Махсус операция барганда мин иремнең хәтерен саклап хәрбиләргә ярдәм итәчәкмен. Хәер, анда чит-ятлар була алмыйдыр», – диде активист ханым.

Екатерина сүзләренчә, ул хәрбиләргә өйләреннән хәбәр алуның ничек күңелле булуын белә. Менә хәзер дә ул Ватан сакчыларына чираттагы гуманитар ярдәм җыюда катнаша.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Язма Эльмира Гайнетдинова ярдәме белән әзерләнде

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү