Гематолог Диләрә Биктимерова: «Ял итеп тә арыганлык бетмәсә, шикләнергә җирлек бар»

Табибка нинди генә зар белән мөрәҗәгать итсәк тә, иң элек кан тапшырырга кушалар. Организмдагы бөтен үзгәреш-кимчелекләр нәкъ менә шуның аша ачыклана. Кан авыруларыннан ничек сакланырга?

Табиб-гематолог, гемостазиолог Диләрә Биктимерова белән шул хакта сөйләштек.

Бүген нинди кан авырулары аеруча еш очрый?

– Иң еш очрый торган кан авыруы дип анемияне (азканлылык) атар идем. Ул, гадәттә, организмга тимер җитмәү, көндәлек рационда тимергә бай ризыклар аз булу сәбәпле барлыкка килә. Анемия организмның тимерне тиешенчә үзләштерә алмавы аркасында да килеп чыгарга мөмкин. Нечкә эчәкнең лайлалы тышчасы зарарланганда (целиакия), ашказанында хеликобактер бактериясе булганда, кеше күп кан югалтканда (эчәклектә кан китү, күрем чоры һ.б.) еш кына шундый хәл күзәтелә.

Нинди билгеләр вакытында кичекмәстән гематологка мөрәҗәгать итәргә кирәк?

– Күпме генә ял итсәң дә, арыганлык бетмәсә, шикләнергә җирлек бар. Шулай ук тәнегез чамадан тыш ак булса да. Бу халәт анемия яки башка кан авыруы билгесе булырга мөмкин. Аз гына хәрәкәтләнүгә тын кысылу, йөрәк тибеше ешаю да – азканлылык билгесе. Тик торганда борыннан кан китсә, теш казналыклары канаса, бер сәбәпсез тән кара көйсә дә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бер сәбәпсез сөяк авыртса да, гематологка күренү хәерле. Арка мие авыртуы килеп чыгу куркынычы бар. Күзнең агы, тән тиресе агару кандагы эритроцитларның, бавырның дөрес эшләмәвен күрсәтә. Даими рәвештә бизгәк тотса, температура күтәрелсә дә, табибка барырга кирәк. Ник дигәндә, җитди кан авырулары еш кына әнә шулай башлана.

Аз гына бәрелүгә, тән кара көеп чыкса, моннан куркырга кирәкме?

Тәндә бер сәбәпсез кара көйгән урыннар пәйда булса, алар бик озак бетмәсә, ул урын авыртып торса, табибка барырга кирәк. Корсак, арка, күкрәк, күз тирәсе күгәреп чыкса да сак булу сорала. Тәндә кара көйгән урын пәйда булганнан соң, кешенең башы әйләнсә, бизгәк тотса, теш казналыклары канаса, борыннан кан китсә дә тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Организм өчен тимернең аз булуы куркынычракмы? Әллә инде ферритинның түбәнәюеннән куркырга кирәкме?

Ферритин организмдагы тимер запасының иң төп күрсәткече санала. Шуңа күрә бу очракта икесенең дә түбән булуы куркыныч дип әйтергә кирәк.

Белербелмәс анальгин эчсәң, канда яман шеш пәйда булырга мөмкин, диләр. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?

Әлеге даруны чамадан тыш күп эчсәң, кандагы нейтрофиллар (кандагы ак күзәнәкләрнең бер төре) күләме төшә. Шул сәбәпле организм инфекцияләргә каршы тора алмый башлый. Әмма моның канда яман шеш килеп чыгуга бернинди катнашы да юк. Әмма шунысы бәхәссез: теләсә кайсы даруны эчәр алдыннан иң элек табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Кан авыруларын булдырмау өчен киңәшләр

– Дөрес тукланырга кирәк. Кан авыруларыннан сакланам, дисәң, көндәлек рацион тимер (кызыл ит, бавыр, чикләвек һ.б.), В12 витаминына (балык, йомырка, сөт ризыклары һ.б.), фолий кислотасына (цитруслар, кузаклылар һ.б.), С витаминына (әфлисун, кызыл борыч һ.б.) бай булырга тиеш.

– Даими рәвештә табибка күренеп, кан анализы тапшырып торырга да онытмагыз.

– Һәрвакыт хәрәкәттә булыгыз. Даими физик хәрәкәт кан әйләнешен яхшырта, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген яхшырта.

– Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу кебек начар гадәтләрдән баш тартыгыз.

– Теләсә кайсы дару бары тик табиб белән киңәшләшкәч кенә эчелергә тиеш.

– Йогышлы авырулардан саклану өчен, вакытында вакцина ясатырга, чир йоктырган очракта ахыргача дәваланырга кирәк.

– Стресстан сакланыгыз.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү