Александр Далматов: «Кино белән акча эшләп булмый. Безне идея йөртә»

Александр Далматов – милли кино өлкәсендә әле яңа исем. Режиссерның Нурихан Фәттах әсәре буенча «Кырык дүртнең май аенда» фильмы Татарстанда прокатка чыгу алдында, ә Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча төшергән «Кеше китә – җыры кала» сериалы киләсе ел башыннан ТНВ каналыннан күрсәтеләчәк. Аның белән милли кино проблемалары турында сөйләштек.

– Александр, исемеңнән кала, күп нәрсәне үзгәрттең. Фамилияң, эш урыннарың, бәлкем иҗади юнәлешеңне дә. Бу үзгәрешләрнең сәбәбе нәрсәдә? Ниһаять, кинода үземне таптым, дип әйтә аласыңмы?

–  Мин әле үземне таптым, дип әйтә алмыйм, һаман эзләнүдә. Ә фамилияне үзгәртмәдем, төзәттем генә. Далматов – безнең нәсел фамилиясе.  1920 нче елларда халык исәбен алганда ул Долговка әйләнгән. Аның сәяси сәбәпләре булган, дип аңлыйм инде мин. Шуның берсе, мөгаен, бабайның Гражданнар сугышында катнашмавыдыр. Ул елларда авыл кызыллар кулында да, аклар кулында да кала. Власть әнә шулай үзгәреп тора. «Кызыллар килгәндә –  кызыл, аклар килгәндә, ак яулык бәйләтәләр иде», – дип сөйли иде әби. Халыкның өлгергәне урманга качкан. Шулай итеп, безнең бабай Гражданнар сугышында катнашмаган. Аның халык исәбен алуда катнашмавы да шуңа бәйледер, дип уйлыйм. Ул беркемнән дә качып яшәмәгән, билгеле, әмма сәяси моментлардан ераграк булырга тырышкан. Ә эш урыннарына килгәндә… Мин бит журналистика факультетына, документаль фильмнар төшерергә укырга керәм, дигән уй белән килдем. Исәбем язу түгел, төшерү иде. Бу хыял белән сигезенче сыйныфларда укыганда яши башладым, дисәм дә була. Телевизор карап утырганда, әни: «Документаль фильмнарны бигрәк яратасың, укырга кер дә үзең төшерерсең», – дип әйткән иде. Шуннан башланды ул. Әни, махсус белемнәре булмаса да, бик талантлы. Мәһдиев әсәрләрен яттан диярлек сөйли, гомумән, сөйләме бай, образлы аның. Шулай итеп, минем эзләнүләрдән торган иҗади юлым башланып китте.

– Әйдә, иҗади юлыңа этаплап тукталыйк әле. «Ярдәм» фонды – синең өчен ул нинди җир? Тинчурин театры?

– «Ярдәм» фондында матбугат үзәгендә эшләдем. Шунда эшләгәндә, Мәскәүгә режиссура буенча укырга кердем. Аны тәмамлагач, Тинчурин театрында директор урынбасары булып эшләп алдым. Минем бөтен эш урыннарым ниндидер эзлеклелек буенча барды һәм барысы да иҗатка бәйле булды.

– Кинода беренче зур хезмәтең Нурихан Фәттах әсәре буенча «Кырык дүртнең май аенда» фильмы. Аның үзенчәлеге нәрсәдә?

– Бу минем беренче фильм түгел. Мәсәлән, Шамил Идиятуллин Нәбирә Гыйматдинованың «Боламык» әсәре буенча инсценировка язды, нәтиҗәдә «Меня ждут дома» дигән картина туды. Ул Казан кинофестивалендә дә күрсәтелгән иде. Шамилнең сценарие бенча «Неожиданная встреча» дигән фильм да төшердек. Анысы китапларны кайтармаган кешеләргә сабак бирүчеләр, ягъни китапханә коллекторлары турында. Менә шундый идеалдан ерак сәер геройлар кызык миңа. Ә «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча фильм Татарстан Мәдәният министрлыгы гранты нигезендә төшерелде. Яшерен-батырын түгел, бу әсәрнең героинясы миңа бик тәэсир итте.

Нурихан Фәттах тарихи романнар авторы буларак танылган. Ләкин, минемчә, иҗатының башында язылган «Кырык дүртнең май аенда»сы, әдәби әсәр буларак, тарихи романнарына караганда да күпкә көчле. Мин аны Европа язучылары дәрәҗәсендә язылган дип әйтер идем. Бу характерларны ачу буенча да, вакыйгалар бирелеше ягыннан да шулай. Автор сугышны, аның фаҗигасен дә икенче яктан биргән. Кырыс чынбарлыкны ачкан.

Фильмны узган елның сентябрендә төшереп бетердек. Монтажладык, әзерләдек, Миләүшә Хәйруллина музыка язды. Фильмның прокатка чыгуын барыбыз да түземсезлек белән көтәбез.

–  Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча фильм төшерүнең нинди рәхәт һәм нинди кыен яклары бар?

– Мин Мәһдиевнең фанаты түгел, ләкин «Кеше китә – җыры кала» дигән әсәрен бик яратам. Аны төшенкелеккә бирелгәндә укыйм һәм ул миңа әлеге халәттән чыгарга булыша. ТНВ сериал төшерергә тәкъдим иткәч тә, мин: «Шушы әсәр буенча гына төшерәм, бүтән бер әсәренә тә алынмыйм», – дидем. Чөнки Мәһдиев әсәрләрендә ныклы сюжет эзлеклелеге юк, ә монда сюжет һәм утыз еллык вакыйгалар бар.

– Ә ни өчен классик әсәрләргә алынасың? Хәзерге заман тамашачысын классика белән җәлеп итеп булырмы?

– Классика төшерергә дигән максатым юк иде, ул үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Әмма дөресен әйтик: милли мәдәниятнең хәле мактанырлык түгел бит инде. Бата башлаган кеше саламга ябыша, без дә бит нәрсәгәдер ябышырга тиеш. Татарча укымыйлар, диләр. Бәлки татар әсәрләрен экраннан карарлар. Мине әнә шул өмет йөртә. Шуңа күрә фильмнарда бөтен милли-рухи байлыкны күрсәтәсе килә. Аларны хәрәкәтле, мәхәббәтле иткәндә, фильм яшьләрне дә үзенә тартачак.

– Бер интервьюда: «Кинода ясалмалык күп, «театральщина»дан арынырга кирәк», дигәнсең. Ничек арынырга? Бездә театрда да, кинода да шул бер үк артистлар…

–  Кинода төшмәгән артистлар белән эшләргә тырышам, әмма алар – барыбер театр артистлары инде. Мәсәлән, «Кеше китә – җыры кала» фильмында Эмиль Талипов катнаша. Аның кинода беренче төшүе. Проблемаларга килгәндә, әйе, кино теленә ирешү бик авыр. Кеше, камера күргәч, кирәкмәгән нәрсәләрне өстәп сөйләшә башларга мөмкин. Бу ясалмалыкка китерә. Актерларның кыяфәте буенча да проблемалар килеп чыга. Мәсәлән, хәзер хатын-кызларда кашлар, керфекләр, чәчләр ясалма. Тормышларыбыз бөтен, шөкер, шуңа барыбыз да «түгәрәк». Сугыш елларын төшергәндә, артык туклык та комачаулый. Бу җәһәттән мин Резедә Сәлаховага бик рәхмәтле. Ул Хәмдия роле өчен махсус ябыкты. Мондый актерлар сирәк. Бездә әле кастингка әзерлекле килгән актерлар да күп түгел. Татар артисты кино өлкәсенә хөрмәт белән карасын иде. Шул ук вакытта кинода төшкән татар артистына да игътибар зуррак булсын иде. Алар өчен бернинди шартлар юк.

– Берничә көннән Казан мөселман кинофестивале башланып китәчәк. Ул милли кинематограф үсешенә ни дәрәҗәдә йогынты ясады? 

– Кинофестивальдә катнашам дип, режиссерлар фильмнар төшерә башлады һәм кино өлкәсендә хәрәкәт башланды. Әмма милли кинематографта «бар»га караганда «юк»лар күбрәк. Әйтик, бездә кинопродюсерлар юк. Миләүшә Айтугановадан кала… Яшьләр фильмнар төшерергә күпме генә талпынса да, продюсерлык эше алып барылмаса, уңышка ирешә алмаячакбыз. Продюсер булмагач, матди нигез юк, булган фильмнарны дөньяга чыгару эше дә алып барылмый дигән сүз.  Үз мисалымда әйтәм: 2 миллион сумлык грант белән фильм төшереп булмый. Димәк, режиссер өстәмә акча тапмаса, фильм эше туктап кала.

 Әлегә фильмнар энтузиазм аркасында гына чыга.  Бездә кино белән акча эшләп булмый. Моны режиссерлар да, артистлар да белә, аларны фәкать идея йөртә. Әгәр дә Мәскәү артистлары безнекеләрнең нинди шартларда һәм нинди гонорарга эшләп йөргәнен белсә, бик гаҗәпләнерләр иде.

Фильм төшергәндә халыктан бик күп әйбер җыйдык. Бу көнкүреш кирәк-ярагы, киемнәр – күлмәк, телогрейкалар һәм башкалар. Хәзер аларны кая куярга? Иннополис шикелле киностудиябез булса, мондый сорау тумас иде. Без бит – андый әйберләрне эшли ала торган республика. Студия, шәһәр үк димим, киноавыл булса, яхшы булыр иде. Хыялым шул: безнең буын халыкка киностудия тудырса иде. Бездән соң килгән буынга кирәк булырмы ул – әйтеп булмый.

– Ниндидер депрессив караш…

– Олыгаю һәм тормышка аек караш инде бу. Әйтик, мине фильм төшерү беркайчан да баетмады. Буш вакытым булганда мин заказга китап, мәкалә язу белән шөгыльләнәм. Аз гына хәллеләндемме, якын кешеләрем белә, фильм төшерә башлыйм.

Блиц-сораштыру

– Тормыштан алган сабак?

– Бөтен кеше дә синең кебек сер саклый, дип уйларга ярамый.

– Үзең турында ишеткән иң кызык гайбәт?

– «Кеше китә – җыры кала» сериалы өчен 5 миллион гонорар алган, диләр. Үземә дә кызык бу.

Өч сүз белән үзеңә бәя?

– Сәер, ышанучан, максатчан.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү