Яңа Чишмә авылында “Ялкын” футбол манежы ачылды

Яңа Чишмә авылында, “Демография” илкүләм проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты бурычлары нигезендә, “Ялкын” футбол манежы ачылган. Спорт корылмасы ел әйләнәсе эшләячәк. Бу хакта Спорт министрлыгы хәбәр итә.

Футбол манежын ачу тантанасында республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, республика премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм район хакимияте башлыгы Вячеслав Козлов катнашкан. Алар яңа футбол кырында тантаналы рәвештә тәүге тапкыр тупка типкән. Кунаклар кызыл тасманы кискәннән соң, корылма белән танышып, яшь футболчылар белән аралашкан.
“Ялкын” манежы ел әйләнәсе футболчылар әзерләү мөмкинлеге бирәчәк. Озакламый спорт корылмасы өчен өстәмә кирәк-ярак, футбол туплары, укучылар өчен спорт киеме сатып алыначак.

“Демография” илкүләм проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты ярдәмендә халыкка актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен елдан-ел зуррак мөмкинлекләр ачыла. Илдә массакүләм спорт чаралары даими уздырыла, һәркемнең өе янәшәсендә үк күнегүләр өчен инфраструктура яңартыла. Физик әзерлек дәрәҗәсен тикшереп карау өчен ГТО комплексы нормативларын бушлай тапшырырга мөмкин. Профессиональ һәм балалар-яшьләр спортын үстерү максатында стадионнар, күп функцияле комплекслар һәм мәктәпләрне реконструкцияләү, җиһазлау, төзү буенча программалар күздә тотылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү