«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 13 сәгатьлек «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафоны башланды.
Туры эфир кунаклары Татарстан Республикасы халыкларының уникаль традицияләре турында сөйләүче гаиләләр һәм йолдызлар, шулай ук «ШАЯН ТВ» телеканалының яшь алып баручылары булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә
Шулай ук телемарафон кысаларында телеканал «Яңалыклар»ның махсус чыгарылышларын күрсәтәчәк: сайлау участокларыннан репортажлар, сайлауларда катнашу турында мәгълүматлар, Үзәк сайлау комиссиясеннән якынча нәтиҗәләр, шулай ук 8 сентябрьдә Казанда уза торган мәдәни-массакүләм чараларны трансляцияләячәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, туры эфирда тамашачыларга фотоконкурста катнашучылар арасында уйнатылачак 12 айфон һәм «Лада Веста» автомобиле ияләренең исемнәрен атаячаклар.
Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар бүген, 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.
Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».
100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat