8 сентябрьдә Татарстанда Гаилә елына багышланган #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотобәйгесе уза.
Иртәнге сәгать 7дә башланып, кичке 8гә кадәр узачак конкурста катнашкан һәр гаиләнең унике iPhone 15 смартфонының берсен яки бер Lada Vesta автомобилен оту мөмкинлеге бар. Бәйгедә катнашу бик җиңел * Татарстанда 2024 елның 8 сентябрендә тавыш биргәннән соң, махсус браслет киеп, гаилә белән сайлау участогы урнашкан бина янында фотосурәткә төшәргә/селфи ясарга мөмкин. Игътибар! Сайлау участогы эчендә төшерелгән фото булмасын!
*Фотоларны иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хэштэглары белән социаль челтәрләрдәге сәхифәгә урнаштырырга кирәк. * Фотосурәтләр бәйгесендә паспортында республикада даими теркәлгәнлеге күрсәтелгән кешеләр генә катнаша ала.
* Бәйгедә катнашучыга 18 яшь тулган булырга, ә аның социаль челтәрләрдә фотосурәт урнаштырылган шәхси сәхифәсе яки аккаунты ачык булырга тиеш. Фотобәйгенең тулырак шартлары турында «ВКонтакте»дагы «Татарстан Алга» сәхифәсендә тулырак белешә аласыз.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat