Татарстанда Дәүләт Советы депутатларын сайлау башланды

Бүген Татарстанда җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау уза. Татарстанда 2 760 сайлау участогы эшли. Алар иртәнге сәгать 7дә ачылды һәм кичке 8гә кадәр эшләячәк.

50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. 1 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 2 926 245 кеше тавыш бирү хокукына ия.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү