Ләйлә Фазлыева: «Хәзер улым сайлауга үзе чакыра»

Бүген Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көне. Бу уңайдан «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафоны бара. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да катнашты.

Аның фикеренчә, сайлауда гаилә белән катнашу, бигрәк тә балаларны да җәлеп итү – бик мөһим. “Гаилә белән сайлыйбыз” – сайлауның атамасы, лозунгы гына түгел, бу сүзләргә зур мәгънә салынган. Сайлауда катнашу яшенә җитмәсәләр дә, балаларыбызның безнең белән – әти-әнисе, әби-бабалары белән бу мөһим чарада катнашуы мөһим. Сайларга да өйрәтергә кирәк. Әле иртә, алар барыбер аңламыйлар, дип тормыйча, бу турыда яшьтән үк сөйләшергә кирәк”, – диде Ләйлә Фазлыева.

Аның гаиләсендә сайлауга бергә бару традициясе электән булган. “Сайлау участогына без әти-әни, әби белән бергә бара идек. Мин әти-әниемнең ил, республика тарихын язуда катнашуларын аңлый идем. Минем өчен сайлау электән мөһим көн булды”, – диде ул.

Ләйлә Фазлыеваның улы да 18 яше тулганчы гел аның белән сайлауга йөргән. “Ул да бу чараның әһәмиятен аңлап үсте. Бу юлы да без сайлауга бергә барырга ниятлибез. Гәрчә ул инде зур егет булса да, традицияне онытмыйбыз. Хәзер инде сайлауга мин аны түгел, ул мине чакыра”, – дип сөйләде Татарстанның вице-Премьеры.

Ул шулай ук гаиләләрендә булган традицияләр турында да сөйләде. “Сайлау үзе бер бәйрәм иде. Аннан соң, бергәләп үзебез яраткан ризыкларны пешерү, арабыздан киткәннәрне искә алу кебек традицияләр бар. Әби белән бабам гел: “Без сез искә алган чакта бу дөньяда яшибез әле”, – дип әйтә торган иде”, – диде Фазлыева.

Алып баручылар Ләйлә Фазлыевадан Татарстанның төп казанышлары турында да сорады. “Миңа калса, безнең төп казаныш – төрле милләт, төрле дин һәм, гомумән, кешеләр арасындагы татулык”, – диде ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү