Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда республика күләмендә 2760 сайлау участогы эшли. Бу хакта бердәм мәгълүмат үзәгендә узган брифингта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.
«Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда республика күләмендә 2760 сайлау участогы эшли. Шул исәптән, аларның 42се хастаханә, аэропорт кебек гражданнар вакытлыча булган урыннарда урнашкан», – диде Андрей Кондратьев.
Аның сүзләренә караганда, сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дә ачылды һәм кичке 8гә кадәр эшләячәк. «50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак», – диде Андрей Кондратьев.
1 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 2 926 245 кеше тавыш бирү хокукына ия.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat