Республикада Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау бара. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев республикада өйдән тавыш бирү мөмкинлеге барлыгын әйтте.
Аның сүзләренчә, әлеге мөмкинлектән җитди сәбәпләре белән сайлау участогына килә алмаучылар файдалана ала.
“Шунысын искәртик: бу хокуктан бүген 14.00 сәгатькә кадәр файдаланырга мөмкин», – диде Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat