Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тормыш иптәше Лола ханым белән Казандагы 46 нчы номерлы сайлау участогында тавыш бирде. Сайлауга гаилә белән бару күптән аларның гаилә традициясенә әйләнгән.
«Без бүген башка республика өчен түгел, Татарстаныбыз өчен депутатларыбызны сайлыйбыз. Шуңа күрә бу эшкә җавалы карарга кирәк. Иң намуслыларын, республиканы чыннан да ихластан яратучы кешеләрне сайларга кирәк», — диде мөфти.
Тагын бер кат искәртик, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 13 сәгатьлек «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафоны дәвам итә. Аның кысасында сәгать саен iPhone 15 смартфоны иясе ачыклана, ахырдан Lada Vesta автомобиле откан кеше дә билгеле булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat