18:00 сәгаткә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда барлык сайлаучыларның 63,3 проценты тавыш биргән. Бу хакта “Гаилә белән сайлыйбыз” телемарафоны вакытында Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
“Туры эфир”да ул сайлау тәмамланган минутларда катнашты. “20:00 сәгаттә сайлау участоклары ябылачак, ә инде күзәтүчеләр, сайлау комиссиясе әгъзаларының эше бетмәячәк. Алар тавышларны санап бетергәнче эшләячәк”, – диде Кондратьев. Искәртеп үтик, бүген көн дәвамында Татарстанда 2760 сайлау участогы эшләде.
Андрей Кондратьев сайлауның тыныч һәм законлы узуын әйтте. “Сайлау участокларында 16 меңләп күзәтүче эшләде. Бу бит сайлауның ачык булуын раслый”, – диде ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat