Бүген “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында 13 сәгатьлек “Гаилә белән сайлыйбыз” телемарафоны узды. Студиягә кунакка республиканың үрнәк гаиләләре, танылган шәхесләр, эстрада «йолдыз»лары, белгечләр бар – җәмгысе 200ләп кунак килде. “Туры эфир”да сайлауда катнашкан гаиләләр арасында унике iPhone 15 һәм Lada Vesta автомобилен уйнаттылар.
“Үз эшен белә торган кешеләр булсын иде”
Телемарафонда гаилә традицияләре, Татарстан казанышлары, сайлауда катнашуның әһәмияте турында сөйләштеләр. Аның беренче кунаклары арасында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев та бар иде. Ул иртәнге җидедә республика буенча 2760 сайлау участогы ачылуын хәбәр итте.
“Туры эфир”га Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да кушылды. Аның фикеренчә, сайлауда гаилә белән катнашу, бигрәк тә балаларны да җәлеп итү бик мөһим.
– “Гаилә белән сайлыйбыз” – сайлауның атамасы, лозунгы гына түгел, бу сүзләргә зур мәгънә салынган. Сайлауда катнашу яшенә җитмәсәләр дә, балаларыбызның безнең белән – әти-әнисе, әби-бабалары белән бу мөһим чарада катнашуы мөһим. Сайларга да өйрәтергә кирәк. Әле иртә, алар барыбер аңламыйлар, дип тормыйча, бу турыда яшьтән үк сөйләшергә кирәк, – диде Ләйлә Фазлыева.
Аның гаиләсендә сайлауга бергә бару традициясе электән булган. Сайлау участогына без әти-әни, әби белән бергә бара идек, дип искә алды ул.
– Мин әти-әниемнең ил, республика тарихын язуда катнашуларын аңлый идем. Минем өчен сайлау электән мөһим көн булды. Улым да 18 яше тулганчы гел минем белән сайлауга йөрде. Ул да бу чараның әһәмиятен аңлап үсте. Бу юлы да без сайлауга бергә барырга ниятлибез. Гәрчә ул инде зур егет булса да, традицияне онытмыйбыз. Хәзер инде сайлауга мин аны түгел, ул мине чакыра, – дип сөйләде Татарстанның вице-премьеры.
Ләйлә Фазлыева “туры эфир”га телемарафонның соңгы сәгатьләрендә дә кушылды. Ул “Гаилә белән сайлыйбыз” конкурсында катнашучыларга һәм сайлауга гаиләләре белән килүчеләргә аерым рәхмәтен җиткерде. Республика вице-премьеры Татарстан Парламентының яңа составыннан нәрсә өмет итүе турында да әйтте.
– Минем фикер республикада яшәүче башка кешеләрнең фикереннән аерылыр дип уйламыйм. Татарстан Парламентында һәрвакыт республика файдасына эшләүче кешеләр булды. Киләчәктә дә анда халык фикерен, аның гозерен ишетә белгән кешеләр булыр дип өметләнәм. Дәүләт Советы – хакимиятнең иң саллы органнарының берсе. Ул закон чыгару базасын тәшкил итә. Ниндидер үзгәрешләр таләп ителә икән, парламентта чын мәгънәсендә профессиональ, үз эшен белә торган кешеләр булсын иде, – диде Ләйлә Фазлыева.
Гаиләдән башлана
Әйткәнебезчә, студиягә килгән кунаклар арасында Татарстанның үрнәк гаиләләре дә бар иде. Бөтен ил каршында гаилә корган Сөмбел һәм Самат Зыятдиновлар да “туры эфир”да катнашты. Хәтерләсәгез, Балтачта туып-үскән егет белән кыз никахларын Мәскәүдә узган «Россия» күргәзмәсе кысасында рәсмиләштерде.
– Татарстан – яраткан туган җиребез. Аның киләчәктә дә үсештә булуына ышанабыз. Гомумән, республикабызның нинди дәрәҗәле төбәк булуын бөтен яшьләребез дә аңлыйдыр дип өметләнәсе килә. Без Татарстан белән горурланырга һәм аның үсешенә үз өлешебезне кертергә тиеш, – диде Зыятдиновлар.
Казаннан Ильмира һәм Айрат Нуруллиннар телемарафонга дүрт балалары белән килгән иде. «Туры эфир» вакытында гаиләләренең тагын да ишәергә торуын әйтте алар. Сайлауда да әнә шулай бергәләп катнашканнар.
– Безнең гаилә белән сайлауда катнашу тәҗрибәсе бар иде инде. Быел Россия Президентын сайлауда да бергәләп катнаштык. Бу чарада балаларны да катнаштырырга кирәк дип саныйм, чөнки алар җаваплылык хисен тоеп үсәргә тиеш. Ә сайлау ул – җаваплылык. Дәүләт өчен һәр тавыш мөһим, – диде гаилә башлыгы Айрат Нуруллин.
Нуруллиннар гаиләсендә милли тәрбия дини тәрбия белән үрелеп бара икән.
– Нинди генә бәйгеләрдә катнашсак та, туган телебездә чыгыш ясыйбыз. Дини бәйгеләрдә еш катнашабыз, – дип сөйләде Ильмира Нуруллина. Студиягә алар үзләре өчен кадерле булган, карт әбиләреннән калган намазлыкны алып килгән иде.
“Гаилә белән сайлыйбыз” телемарафонында гаиләсе белән Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева да катнашты. Студиягә ул тормыш иптәше, журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев һәм оныгы Динә белән килгән иде. Баксаң, Вәлиевлар өчен бүген икеләтә бәйрәм икән. Сайлаудан тыш, бүген аларның уллары Денисның туган көне.
– Монда сайлау участогыннан туры килдек. Участокта күптән күрешмәгән танышларны очратып куандык, – диде Зилә Вәлиева.
Римзил Вәлиев әлеге сайлауга зур өметләр баглавын әйтте. “Татарстан шулкадәр үсте, үзгәрде”, – ди җәмәгать эшлеклесе.
– Без Казанга килгән еллар белән чагыштырсак, ул шулкадәр югары дәрәҗәгә күтәрелде. Татарларның үзәге булгач, бөтен илгә шундый үрнәк күрсәткәч, республика җитәкчеләренә, сәясәтчеләренә, депутатларга таләпләр дә, өмет тә зуррак, – диде ул.
«Бер адым да артка китү юк!»
ТНВ студиясенә тормыш иптәше белән махсус хәрби операция ветераны, «Добробат» музыкаль төркеме солисты Иван Хомяков та катнашты. Иң элек алар танышу-кавышу тарихларын сөйләде.
– Без шактый заманча ысул белән – социаль челтәрләрдә таныштык. Бүген студиягә 8 ел элек кабызган гаилә учагын алып килдек. Аны без киләчәктә балаларыбызга тапшырырга телибез, – дип сөйләде гаилә башлыгы.
Хомяковлар гаиләсенә зур сынау аша узарга туры килә – Иван махсус хәрбия операциядә катнаша. Әмма үзе ул моны сынау дип атамый.
– Махсус хәрби операциядә катнашып, мин илемнең улы буларак Ватан алдындагы бурычымны үтәдем. Мин моны ниндидер сынау дип атамас идем. Махсус хәрби операциядә вакытта, кеше өчен иң мөһиме – гаилә, дигән фикер ныклап урнашты. Мин моңа көннән-көн ныграк инандым, – диде ул.
Аның тормыш иптәше Диләрә ирен хәрбия операциягә җибәргәндә борчылганын яшерми. “Башта курыктым, билгеле. Аннары аның карарын кабул иттем һәм тыныч кына җибәрдем”, – диде ул.
Хомяковлар балаларны кечкенәдән үк ватанны яратырга өйрәтергә кирәк, дигән фикердә. Алар сайлауда да иртәнге 7:00 сәгатьтә үк катнашкан.
– Татарстанны һәм Россияне мин киләчәктә алга киткән, һәрдаим үсештә булган республика, ил итеп күрәм. Нәкъ безне җырдагыча: «Бер адым да артка китү юк! – диде Иван Хомяков.
Фараз һәм өмет
Телемарафонда катнашучылар арасында сәясәт белгечләре дә бар иде. Алар Татарстандагы сайлау кампаниясенә бәя бирде, сайлау нәтиҗәләренә бәйле фаразлары белән уртаклашты.
Россия сәясәтчесе, «Петербургская политика» фонды җитәкчесе Михаил Виноградов республикада сайлау алды кампаниясеннән арыганлык хисе калмасын өчен шартлар тудырылганлыгын искәртте.
– Мин Татарстандагы сайлау кампаниясен ил буенча иң истә кала торганы дип атамас идем. Миңа калса, Курск өлкәсендәге сайлау кампаниясе игътибар үзәгендә булачак. Братскида бер партиядән ике кандидат үзара ярыша. Санкт-Петербург өчен дә шактый катлаулы сайлау кампаниясе, – диде белгеч.
Михаил Виноградов сайлау участогына бөтен гаилә белән килүне мөһим традиция дип атады.
– Әйтик, олылар күрмәгән әйберләргә балаларның күзе төшәргә мөмкин. Гомумән, вакытны гаилә белән уздыру, эш булсынмы ул, ялмы — кеше тормышындагы иң мөһим әйберләрнең берсе, – диде ул.
Сәясәт белгече, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дарья Кислицына, Татарстанда, елдагыча, сайлауда катнашучылар саны күп булыр, дигән фаразы белән уртаклашкан иде. Билгеле булганча, бу елның мартында без Россия Президентын сайладык. Дарья Кислицына билгеләп үтүенчә, ул вакытта сайлауда катнашучылар саны рекордлы күрсәткечләргә ия булган.
– Төбәкләрдәге сайлауларда күрсәткечләр ул кадәр югары булмаса да, милли төбәкләрдә, аерым алганда, Татарстанда тавыш бирүчеләр саны елдагыча күп булыр дип уйлыйм, – диде белгеч.
Сәясәт белгече гаилә белән тавыш бирүнең яхшы традиция булуын да искәртте.
– Татарстан Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысасында традицион кыйммәтләргә, гаилә кыйммәтләренә тугрылыгын күрсәтә, – диде Кислицына. Бу җәһәттән ул «Гаилә белән сайлыйбыз» проектын да аерып атады.
«Туры эфир»да Россия Ислам институты ректоры, сәяси фәннәр докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин да катнашты.
– Сайлау – ул, беренче чиратта, ышаныч белдерү. Халыкның хакимият органнарына, республика принципларына, дәүләт җитәкчелегенә ышанычы. Бу җәһәттән бүген Татарстан – Россиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе. Хәзерге көндә республикада социаль-икътисади мәсьәләләр дә хәл ителә, Казанны бүген яхшы беләләр. Шуңа да бездә ышаныр өчен алшартлар да җитәрлек, – диде Мөхәммәтшин.
Айфонлы һәм машиналы
Сайлау көнендә Татарстанда Гаилә елына багышланган #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотобәйгесе узды. Анда барлыгы 93 119 кеше катнашты. Бәйгедә унике iPhone 15 смартфоны һәм Lada Vesta автомобилен уйнаттылар. Смартфоннарны түбәндәге бәхетлеләр отты:
1. Балык Бистәсеннән Айрат Сафин;
2. Әлмәттән Эльмира Комарова;
3. Чаллыдан Руслан Әгълиев;
4. Мөслимнән Зәлия Ибраһимова;
5. Чаллыдан Фёдор Майоров;
6. Казаннан Алисә Газинуровна (фамилиясе күрсәтелмәгән – авт.);
7. Мөслимнән Жанна Байгузина;
8. Әлмәттән Ландыш Потапова;
9. Кукмарадан Рәниф Бәзгетдинов;
10. Кайбычтан Гөлнара Садыйкова;
11. Казаннан Валентин Егоров;
12. Түбән Камадан Алия Илдарханова.
Ә төп бүләк – Lada Vesta автомобиле иясен телемарафонның соңгы минутларда атадылар. Әлеге бәхеткә Лилия Зәйнуллина ия булды.
Беренче йомгаклар
18:00 сәгаткә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда барлык сайлаучыларның 63,3 проценты тавыш биргән. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. “Туры эфир”да ул сайлау тәмамланган минутларда катнашты.
– 20:00 сәгаттә сайлау участоклары ябылды, ә инде күзәтүчеләр, сайлау комиссиясе әгъзаларының эше бетмәячәк. Алар тавышларны санап бетергәнче эшләячәк, – диде Кондратьев, сайлауның тыныч һәм законлы узуын искәртеп.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat