Машина отучы Лилия: «Айфоны гына эләкмәсме дигән идек»

Сайлауларда катнашып машина откан Лилия Зайнуллина (Ромачкова)га социаль четәрләргә фотоларын куярга балалары күндергән. Берәр айфон эләкмәсме, дигән алар.

Лилия гаиләсе белән Апаста яши. Өч бала үстерәләр икән.

– Сайлауга бардык та фото куйдык. Бер дә машина безгә чыгар дип уйламадык. Гомер буе үз көчебез белән яшибез. Машина уйнатыласын да онытканбыз. Мунча керә идек. Әти белән әни шалтыраткан. Башта берәр хәл бармы дип куркып та калдым. Сөенче алуары икән. Котлыйлар. Шаккаттык. Икенче котлаучы сез булдыгыз, – ди Лилия.– Иремнең машинасы бар иде. Минеке юк. Бик шатландык. Әле бик ышанып та булмый. Ачкычын кулга алгач кына, күңел тынычланыр инде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү