Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына 8 сентябрьдә Дәүләт Советы депутатларын сайлауда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта республика җитәкчесе үзенең телеграм-каналында язган.
«Булачак депутатлар өчен үз тавышларын сайлаучыларның 71,6% ы бирде. Татарстанлылар тагын бер кат бердәм булуларын һәм республикада тормышка ашырыла торган социаль-икътисадый курсның хуплаганнарын күрсәттеләр. Беренчел нәтиҗәләр буенча, 76,7% сайлаучылар «Бердәм Россия» партиясе кандидатлары исемлеге өчен тавыш бирде, 10,5%ы – КПРФ, 4,4%ы – ЛДПР өчен, 4,2%ы – «Новые люди», 3,2%ы – «Справедливая Россия – Патриоты – За правду» партиясе өчен тавыш бирде», – дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Ул республика халкына Татарстанның икътисадый һәм социаль үсешенә битараф калмаганнары өчен рәхмәт белдерде. «Республикабыз киләчәктә дә нык үсеш юлында булсын, Татарстан Дәүләт Советына сайланган яңа чакырылыш депутатлары халык мәнфәгатьләрен яклап хезмәт итсен!», – дигән Татарстан Рәисе.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat