Бүген Татарстанда җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узды. Бердәм тавыш бирү көненә якынча нәтиҗәләрне «Бердәм Россия» партиясе Рәисе Дмитрий Медведев рәислегендә видеоэлемтә режимында узган селектор киңәшмәсендә ясадылар. Киңәшмәдә Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә сайлаулар кануннарга туры китерелеп оешкан төстә узды. Ул сайлау участокларына килгән барлык гражданнарга, бигрәк тә катлаулы шартларда, мәсәлән, Курск өлкәсендә тавыш бирүчеләргә рәхмәт белдерде. «Бик катлаулы шартларда сез чын-чынлап үз илегезнең гражданнары булуыгызны исбатладыгыз. Барыгызга да зур рәхмәт», — диде ул.
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү алдыннан зур эш, актив сайлау кампаниясе булды, дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.
«Сайлау кампаниясе киеренке шартларда узды, без шәһәрләрдә һәм районнарда халык белән бик күп очрашулар уздырдык, хәл итәргә кирәкле бик күп сораулар алдык, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, – шуның өчен парламент бөтен халык тарафыннан турыдан-туры сайлана һәм тавыш бирүне һәм сайлаучыларыбызның өстенлеген исәпкә алып формалаштырыла. Һәм моннан безнең җаваплылык арта гына бара».
Дәүләт Советы Рәисе киңәшмәдә катнашучы республика парламенты депутатларына, партиянең төбәк башкарма комитеты хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. «Партия башкарма комитетының, урыннардагы партия активының җайга салынган эше шундый нәтиҗәгә китерде, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – Төбәк парламенты – безнең сайлаучылар тарафыннан турыдан-туры сайлана торган бердәнбер коллегиаль хакимият органы. Бездә өстә зур җаваплылык ята. Алда зур эш тора. Татарстан, хәзерге кебек үк, барлык тармакларда да лидер булып калырга тиеш. Бу– партия, депутатлар һәм хакимиятнең барлык вәкилләре бурычы»»
Парламент башлыгы шулай ук фракцияләр һәм профильле комитетлар формалаштыру буенча зур оештыру эшләре башкарырга кирәклеге турында сөйләде. «Без республикабызның ныклы эшен бер генә минутка да туктатмас өчен бу вазыйфаларга әзерлекле кешеләрне тәкъдим итәчәкбез, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, – безгә ышаныч белдерделәр, һәм без аны акларга, сайлаучылар куйган бурычларга законнар белән хәл итү юлларын табарга тиешбез».
Татарстаннан видео-конференц-элемтәдә шулай ук Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, парламент депутатлары Ольга Воронова, Камил Садриев, Марат Галиев, Геннадий Глушков катнашты.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat