Килеп туган хәл буенча җинаять эше кузгатылган.
Түбән Новгород өлкәсенең Саров шәһәрендә аздан гына фаҗига булмыйча калган. Үсмерләр Музруков проспектындагы йортның тугызынчы катыннан бик авыр җылыткыч батарея ыргыткан. Ул шуннан узып баручы бер балага тигән. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитеты мәгълүматларына таянып яза.
Бала авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Ул реанимациядә.
Килеп туган хәл буенча сәламәтлеккә авыр зыян салу статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин җинаять эшен карап тикшерүне үз контроленә алган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat