Коточкыч фаҗига кичә кичке сигезләр тирәсендә килеп чыккан.
Үткән якшәмбе – 8 сентябрьдә Краснодар краеның Гулькевичск районында коточкыч юл фаҗигасе булган. “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, Гулькевичск – Кропоткин автомобиль юлында 15нче модельле “Лада”, чатта “чыгымчылап китеп”, юл читенә “очкан һәм агачка килеп бәрелгән. Машинага шундук ут капкан.
Автомобильдә өч туташ булган. Аларның барысы да тереләй янып үлгән.
Хәзерге вакытта биредә автоинспекторлар эшли. Һәлак булган кызларның (17, 22 һәм 24 яшьлек) барысының да Кропоткин шәһәреннән икәнлеге ачыкланган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat