Температура августның беренче декадасы нормасына туры килә.
Бу атна җәйнең дәвамына әйләнәчәк. “ФОБОС” үзәге мәгълүматларына караганда, һава температурасы августның беренче декадасындагы климат нормасына туры киләчәк. Сентябрьнең соңгы декадасында гына көзнең килүе көтелә.
Урта Идел төбәге атна буе антициклон йогынтысында булачак. Явым-төшем көтелми. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +21… +26, көньяк районнарда +24…+29 градуска җитәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat