Россия Премьер-министры «Kazan Digital Week-2024» форумы катнашучыларын сәламләде

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин «Kazan Digital Week-2024» халыкара форумында катнашуыларны видео аша сәламләде. Билгеле булганча, халыкара чара 9-11 сентябрь көннәрендә «Казан Экспо»да уза.

Михаил Мишустин форумны форумны тәҗрибә уртаклашу өчен нәтиҗәле мәйданчык дип атады.

— Биредә дәүләт, бизнес вәкилләре, IT продуктлар уйлап табучылар, белгечләр, үз эшләренең осталары очраша. Монда сезгә ил Президенты тарафыннан бурыч итеп куелган технологик мөстәкыйльлекне ныгытуга, икътисадның төп секторларын санлаштыруга бәйле сорауларны уртага салып сөйләшергә туры киләчәк, — диде Мишустин видеоэлемтә аша.

Аның сүзләренчә, тармакта 900 мең белгеч хезмәт куя. Бу сан артып тора. «Бик күп яшьләр үзенең тормышын заманча технологияләр белән бәйләргә тели», — диде ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү