Татарстанда саунада бер слесарьнең айфоны югалган

Чаллы полициясенә 50 яшьлек ир-аттан гариза кергән. Ул иртән саунада айфоны югалуын әйткән. Ул Тукай районыннан 19 яшьлек егет белән бергә ял иткән, дип яза “Челнинские известия”.

Хокук саклаучыларның шул егеткә (сатучы булып эшли) шиге төшкән. Чыннан да, югалган айфонны шуннан табып алганнар.
Егеткә “Урлау” статьясы буенча җинаять эше кузгатканнар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү