Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вахид Рәсим углы Гаҗиев белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әзербәйҗан Президентының Джабраилск, Губадлинск һәм Зангиланск районнарындагы махсус вәкиле Вахид Рәсим углы Гаҗиев белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәт йортындагы эш кабинетында узды.

Рәис, кунакны сәламләп, Татарстанга килүе өчен рәхмәт белдерде. “Россия белән Әзербәйҗан арасындагы мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү кысасында эшлекле элемтәләрне дәвам итү өчен бик мөһим бу” – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Әзербәйҗанга эшлекле сәфәре барышында бу районнарның үсеш темпларына соклануын билгеләп үтте. Шуннан соң уртак проектлар каралды, көн кадагына суга торган башка мәсьәләләр күтәрелде.
Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү