Мөслим районының Метрәй авылы егете Рүзәл Минһаҗев әнә шулай ди. Ул махсус хәрби операция башланганнан бирле ярдәм җыя, аны илтеп тапшыра. Күптән түгел 20 нче тапкыр СВО зонасында булып кайтты.
– Ил-көнгә бәла килгәндә, тыныч кына яшәп булмый. СВОдагы егетләргә ничек тә ярдәм итәсе килә. Ә ул җирләргә бер тапкыр гына барсаң да, тормышка караш үзгәрә. Син инде ул егетләрне ташлый алмыйсың. Алар безне көтә, – ди ул.
Рүзәл әйтүенчә, егетләр ни сорый, шуны илтәләр. Синеке, минеке дип аеру юк. Татарстан белән бергә Башкортстан, Оренбург егетләренә дә күчтәнәчләр ташыйлар.
– Бу юлы мотоцикллар илттек. Шулай ук коры аш, коры душ, мунча себеркеләре, маскировка челтәрләре, кирәкле дарулар, туган як җылысы салынган тәмле ризыклар да алып бардык. Госпитальләргә медицина кирәк-ярагы тапшырдык, – ди Рүзәл. – Егетләргә безнең терәк булуыбыз кирәк. Шулкадәр якын итеп көтеп торалар. Тик кайчак алып барган посылканы тапшырып та булмый шул… Йөрәк еласа да, түзәбез. Без бит әле һәлак булганнарның гаиләсенә дә кирәк. Аларны ташларга хакыбыз юк.
Рүзәл: «Егетләргә республиканың барлык почмагында яшәүчеләр ярдәм итә», – ди. Ул һәр кешегә чиксез рәхмәтле.
– Без – бердәм халык. Алга таба да шундый булыйк. Кайгыны да, шатлыкны да бергә күтәрик, – ди ул.
Рүзәл кебек тынгысыз йөрәкле волонтер Алинә Латыйпова Арчада яши. Ул да якташ егетләрен генә түгел, күрше районнарныкын да ташламый. СВОдагы егетләргә ярдәм йөзеннән ярминкәләрдә дә катнаша.
– Район хакимияте кызлары, яшелчәләр һәм ит киптереп, безгә коры аш әзерләп бирә. 500 кап аш махсус хәрби операция барган зонага озатылды инде. Коры ашны махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүче егетләр бик ярата. Ул алгы сызыктагы егетләргә дә барып җитә. Кайнар су салгач, бик тәмле аш була ул. Безгә тагын бик күп оешмалар ярдәм итә. Барысына да зур рәхмәт. Махсус хәрби операциядәге абыйларына дип, хәтта мөмкинлекләре чикле булган балалар да, сабыннар ясап, мунчалалар бәйләп бирде.
Арча районының ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина егетләргә маскировка челтәрләре үрүдә катнаша.
– Булышырга килүчеләргә башта маскировка челтәрләрен ничек үрергә кирәген өйрәтәбез. Без ул сеткаларның як-якларына «Арча» дип язып та куябыз. Мине иң сөендергәне: ярдәм итәргә балалар, яшьләр күп килә. Өлкәннәр дә читтә калмый. Күбрәк алар белән эшли идек. Ә менә бу юлы кешеләрнең битараф булмавы, ярдәм итәргә тырышуы шатландырды, – ди Рәмзия ханым.
Зәй өлкәннәре дә читтә калмый. Зәй районы һәм шәһәрендә барлыгы 22 пунктта маскировка челтәрләре үрү мәйданчыклары оештырылган.
Районда маскировка челтәрләре үрү эшен башлаган Елена Хисаметдинова әйтүенчә, бу эшкә кушылмаган авыл калмаган.
– Күптән түгел Кушъелга авылында маскировка челтәрләре үрү пунктлары ачылды, ә шушы көннәрдә Кадер һәм Чыбыклы авыллары халкы да үрә башлады. Безнең кызлары, урыннарга чыгып, челтәр үрергә өйрәтәләр. Барлык пунктларны да кирәкле материал белән тәэмин итәбез, ә алардан әзер челтәрләр көтәбез, – ди ул.
Зәй, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллыда яшәүче битараф булмаган олы йөрәкле кешеләр берләшеп, бергә ярдәм җыялар.
– Махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен, Чаллыдан һәрвакыт бик күп азык-төлек җыелмалары китерәләр. Түбән Кама халкы инвалид коляскалары юнәтте, бу юлы массаж креслосы, ортопедик караватлар да китерделәр. Әлмәт районының Тихоновка авылы халкы бик актив ярдәм итә, – ди «Закамье – Помощь госпиталям» төркеме җитәкчесе Наталья Березина. – Алар ягулык һәм су мичкәләре белән тәэмин итәләр. Хәрби зонада мичкәләргә ихтыяҗ зур, шуңа күрә без айга бер тапкыр аларны ярты машина төяп җибәрәбез. Зәйдән гигиена, медицина, азык-төлек җыелмалары җибәрелде.
Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин фикеренчә, без егетләрне кирәкле бар әйбер белән тәэмин итәргә тиеш.
– Гуманитар ярдәмне җыюда үзеннән өлеш керткән һәр кешегә, активистларга, волонтерларга рәхмәт белдерәм, – ди ул.
Зәй районы башлыгы Рәзиф Камалов исә ялга кайткан егетләрне үз янына җыйды. Очрашу бик җылы узган. Район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев әйтүенчә, махсус хәрби операция зонасында могҗизалы хәлләр дә булгалый икән.
– Безнең хатын-кызларыбыз егетләргә Пантелеймон иконасын җибәргән иде. Егетләребез сөйләвенчә, алар янына снаряд килеп төшкән, бәхеткә, шартламаган. Икенчесе төшкән, анысы да шартламаган. Бу көнне изге Пантелеймон егетләребезне саклап калган. Алар иконаны җибәргән хатын-кызларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Егетләребез өчен догада булыгыз! Ә алар анда булдыра алганның барысын да эшләргә тырыша, – ди ул.
Сүз уңаеннан, Татарстан ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков әйтүенчә, Татарстан өлкәннәре Курскида яшәүчеләргә ярдәм йөзеннән 3 миллион 400 мең сумнан артык акча җыйган. Әлеге акчаның 3 миллион сумына Курскида яшәүче гаиләләргә азык-төлек җыелмасы җибәреләчәк. Калган акчага Татарстанга күченеп кайткан, Лениногрск һәм Нурлат картлар йортында яшәүче өлкәннәргә кирәк яраклар, кием-салым алыначак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat