Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Көнбатыш Нил бизгәгеннән үлүчеләр барлыгы турындагы хәбәрне кире каккан. Билгеле булганча, бүген социаль челтәрләрдә республикада Көнбатыш Нил бизгәге йоктырган ике кешенең үлүе турында хәбәр таралган иде.
Министрлык мәгьлүматларына караганда, хәзерге вакытта республиканың инфекцияле авырулары хастаханәсендә Көнбатыш Нил бизгәге йоктырган 6 кеше дәвалана.
«Алар арасында авыр хәлдәгеләре бар. Әмма үлүчеләр юк», — диелә министрлык хәбәрендә.
Билгеле булганча, җәй уртасында Татарстанда Көнбатыш Нил бизгәге йоктыручылар теркәлә башлады. Белгечләр, бу чирне черкиләр тарата, дип кисәтә. Бу чирне йоктырган кешенең температурасы күтәрелә, башы авырта, гәүдәсе сызлый, дип кисәтә табиблар. Вакытында дәваланмасаң ул җитли өзлегүләргә, хәтта үлем-киетмгә үк китерергә мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat