Татарстанда 1 миллион 111 мең гектар мәйданда ашлык суктырылган инде. Планда каралганнарның 84 проценты бу. Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, әлегә 3 миллион 95 мең тонна бөртек суктырып алынган. Гектарыннан уртача 28,7 центнер уңыш чыга.
Республикада борчак уңышын җыю төгәлләнгән. Гектарыннан 17,9 центнер уңыш җыеп алынган. Көзге бодайны суктыру (гектарыннан 31 центнер) төгәлләнә. Рапс җыю, шикәр чөгендерен алу дәвам итә. Рапс уңышы – гектарыннан 21 центнердан артыграк, шикәр чөгендере уңышы – гектарыннан 425 центнер.
Узган атнада 4 районда урак тәмамланган. Әтнә районында барлыгы 60 мең тонна ашлык җыеп алынган. Гектарыннан 34,3 центнер уңыш чыккан. Спас районында – 99 мең тонна (28,5 центнер), Мамадыш районында – 90 мең тонна (30,3 центнер), Әлки районында 100 мең тоннадан артыграк (23,9 центнер) ашлык суктырылган. Чүпрәле, Балтач һәм Буа районнарында урып-җыю эшләре төгәлләнү алдында тора. Аларда чәчүлекләрнең 95 процентыннан күбрәк мәйданында урып-җыю төгәлләнгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat