Узган төндә һава һөҗүменнән саклану көчләре Россия төбәкләре күгендә Украинаның 144 пилотсыз очкычын бәреп төшергән. Шул исәптән 20сен – Мәскәү өлкәсе күгендә. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итә.
“Брянск өлкәсе күгендә – 72, Мәскәү өлкәсе – 20, Курск өлкәсе – 14, Тула өлкәсе – 13, Белгород өлкәсе – 8 Калуга өлкәсе – 7, Воронеж өлкәсе – 5, Липецк өлкәсе – 4, Орел өлкәсе күгендә – 1 пилотсыз очкыч юк ителде”. – диелгән ведомство белдерүендә.
Пилотсыз очкычларның һөҗүме аркасында Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә 46 яшьлек хатын-кыз һәлак булган, тагын 3 кеше зыян күргән. Бер баланың үлеме турында мәгълүмат расланмады, дип белдергән Мәскәү өлкәсе башлыгы Андрей Воробьев. Моннан тыш, дрон төшү сәбәпле, Спорт проезды урамындагы йортның 11-12 катларында урнашкан фатирларда янгын чыккан, Каширское шосседа Мәскәүгә таба хәрәкәт туктатып торылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat