Курсавиның кадере дә, кабере дә юк

Заманында мөхтәрәм язучыбыз Гариф Ахунов: «Дөньяда ике могҗиза бар, шуның берсе – чишмә, икенчесе – әлифба», – дигән иде. – Әлифбаны зурлау аңлашыла, гыйлем дөньясына беренче адым ул. Икенче могҗиза – чишмә турында да бертуктамый озын-озаклап сөйләп булыр иде. Җир куеныннан бәреп чыгып, елларны, гасырларны саный-саный, челтерәп агып утыра алар. Әмма, тереклеккә яшәү көче биргән чишмә берзаман үзе дә хәлсезләнеп калып, кешеләрдән ярдәм сорар хәлгә килергә мөмкин. Ярый әле бездә чишмә хәлен аңлаучылар бар. Алар гомер буе булган. Алар чишмә юлын ачып, аны чистартып карап торганнар һәм чишмә белән бергә үзләренең исемнәре дә тарихка кереп калган. Арча егете Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллинның исеме дә тарихта калган дип уйлыйбыз. Күпме кое-чишмәләргә икенче гомер бирде ул. Аларга үз исемен түгел, ә тарихи шәхесләр исемен куша барды. Халык телендә исә «бу чишмәне Лотфулла терелткән иде» дигән сүзләр яши башлады.

Арчаның татар дөньясына олпат шәхесләр биргәнен һәркем белә. Монысы әйбәт. Әмма бит әле аларның исемен буыннардан-буыннарга җиткереп бару да кирәк. Шушы изге бурычны да үз өстенә алды Лотфулла Шәфигуллин һәм ул ачкан чишмәләр тарихи хәтерне дә саклый дигән сүз. Шөкер, изге эшләрендә ул ялгыз түгел иде. Егетләрнең асыллары: шагыйрь Рөстәм Зәкуан, Рөстәм Гомәров, Евгений Андреев, Рафил Галәветдинов, Марат Корбанов аның уң кулы булдылар.

Күптән түгел «Арча хәбәрләре» газетасы журналисты Ильяс Фәттахов белән «Курсави чишмәсе»нә бардык. Бу урында элек-электән чишмә булган үзе, әмма, тора-бара, аның тирә-ягы сазламыкка әйләнеп, су юлы томаланган һәм чишмә агудан туктый башлаган. Лотфулла Шәфигуллин чишмәгә керү юлына ташлар җәйдергән, тирә-ягын чистарттырган, ике яңа улак куйдырган. Хәзер икесеннән берьюлы шаулап су агып утыра. Чишмә тирәсен рәшәткә белән әйләндереп алган һәм Курсави турында истәлекләр язылган такталар куйдырган.

Ильяс чишмә тирәсендә берәү дә булмавына бераз сәерсенеп куйды. «Монда гел машиналар тора, кешеләр ял итәргә туктый иде», – диде. Шулай дип әйтеп кенә бетерде, чишмә юлына борылучы ике җиңел машина күренде. Килеп туктадылар. Машиналардан балаларын иярткән яшь гаиләләр чыкты. Яннарына килеп исәнләштем дә: «Курсавиның кем икәнен беләсезме?» – дип сорадым. Уңайсызланыбрак, иңнәрен сикерттеләр. Ильяс: «Аның кем икәнен Курса кешеләре дә белеп бетерми әле», – дип куйды. Моны якташларын гаепләп әйтүе түгел иде Ильясның. XVIII гасыр ахыры, XIX гасыр башында яшәгән дин белгече Габденнасыйр Курсави турында үзебездәге мәгълүмат та күзгә кырып салырлык кына. Шуңа күрә язмага тотыныр алдыннан әлеге шәхеснең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында гыйлемне баету өчен тарихи чыганакларда шактый актарынырга туры килде. Курсави яшәгән чорны күзаллыйк әле. XVIII гасыр Русия тарихына милли-колониаль һәм дини изү сәясәтенең шактый ук көчле булуы белән кереп калган. Һәр авыруга дәва булган шикелле, һәр явызлыкка каршы чыгучылар да табыла. Курсавины әнә шундыйларның берсе дип атарга мөмкин. Тарихчы галимнәр язуынча, замандашлары Курсавиның идеяләрен бик кабул итеп бетермәгәннәр, дөресрәге, аның алдынгы фикерләренә төшенә алмаганнар. Яңалыкны аңлау, шундук хуплап күтәреп алу бик җиңел эш түгел шул. Ә Габденнасыйр Курсавига килсәк, аның дин-мәгърифәт өлкәсендә үзгәрешләр кертүгә омтылышы Мәчкәрә (хәзерге Кукмара районы) мәдрәсәсендә укыганда ук сизелә башлый. Кайбер истәлекләргә караганда, әлеге мәчетнең имам-хатыйбы, мөдәррисе Мөхәммәдрәхим хәзрәт аның турында: «Бу балада рөшед (туры юлда булу) галәмәтләре бар. Әгәр аңа озын гомер насыйп булса, ул фазлыйләт сахибе (күркәм сыйфатлар иясе) булачак», – дигән. Әйтерсең лә үз шәкертенең киләчәген алдан күргән Мөхәммәдрәхим хәзрәт. Габденнасыйр тормыш сукмакларының турысын сайлый. Ә моның өчен дин гыйлемен, яшәеш кануннарын, тарихны яхшы белергә кирәк. Шуңа күрә мәдрәсә гыйлемен тагын да баету, камилләштерү өчен яшь шәкерт Бохарага сәфәр чыга. Ниязколый әт-Төрекмәни мәдрәсәсенә урнашып, дүрт ел белем ала. Дини тәгълиматны һәрьяклап өйрәнү белән беррәттән, Көнчыгыш телләрен үзләштерә, Урта гасырларда яшәгән фикер ияләре әсәрләрен җентекләп укый. Һәм, кем әйтмешли, «артык акыллы» булуы аңа зыян китерә башлый.

Туры сүз әйтергә курыкмый Габденнасыйр, Бохарадагы уку-укыту ысулларын, мөгаллимнәрнең иң кирәкле фәннәргә тиешле игътибар бирмәүләрен ачыктан-ачык тәнкыйтьли башлый. Хәтта дини фәннәрне яңадан торгызу кирәклеге турында да сүз кузгата ул һәм мөселман-татарлар арасында ислам реформациясен башлап җибәрә. Бохарадан туган ягына – Югары Курса авылына кайткач, үзе нигез салган мәдрәсәнең мөдәррисе була, үз тирәсенә күп шәкертләр җыя, алар күңеленә яңача гыйлем сеңдерә башлый. Шәкертләре истәлекләренә караганда, аның үз гыйлеме шулкадәр югары дәрәҗәдә була ки, беркемнән сорамыйча, бер китапка да карамыйча, теләсә кайсы фәннең теләсә кайсы бүлегеннән дәлилләр китерә ала. Кыскасы, аяклы энциклопедия була ул. Әмма, ни кызганыч, Курсавиның укымышлы дигән даны белән бергә яман даны да дөньяга тарала. Ул халыкны ялган белемнәрдән сакланырга чакыра. Ягъни бәндә баласы дин әһелләре әйткәннәрнең барысына да берсүзсез ышанырга, аларга сукырларча иярергә түгел, ә иң әүвәл Коръән сүзенә таянырга тиеш. Курсави динне үз максатларында файдаланучылар барлыгына да ишарә итә. Хәзергечәрәк әйтсәк, «закон как дышло, куда повернул – туда и вышло» дигәннәре, күрәсең, Курсави заманнарында да булган. Ә, бәлки, күпкә иртәрәктер дә. Коръән хәдисләрен үзләренчә үзгәртеп-аңлатып, томана халык белән идарә итүчеләр һәр заманда табылган, күрәсең.

Динне үз максатларында файдалану югары дәрәҗәдәге хакимнәр өчен дә ят булмаган. Шуңа күрә Габденнасыйр Курсавиның дини реформалар кирәклеге турында бергәләнүе – табигый.

Аның фикеренчә, ислам дөньясында киң таралган авторитетларга сукырларча ышану дин өчен дә, җәмгыять үсеше өчен дә файдага түгел. «Курсави хакыйкатьне эзләп табуда һәркемгә тулы хокук бирелүне таләп итә, гасырлар буе яшәп килгән традицияләрне җимереп, акыл үсешенә, аек фикергә тугрылыклы булырга, аңа ирек бирергә чакыра». Бу фикерләрне Габденнасыйр Курсавига багышланган фәнни конференциядә Арчаның Урта Курса мәктәбе укытучысы Наил Шәфигуллинның әйтүен белеп шатландым әле. Фәнни җыен 2015 елда узган иде. Димәк, Арча укучылары Курсави турында ишетеп-белеп үсәдер дип сөендем. Әлеге шәхес турында бөтен татар, ислам дөньясы да белсен, аның мактаулы да, фаҗигале дә язмышы белән таныш булсын иде. «Курсави укулары»нда сөйләнгән нотыклар 500 данә кечкенә генә китапчык булып дөнья күрде үзе. Тик аны кулга тотып караучылар күп түгелдер дип уйлыйм. Әгәр дә ул китапны миңа Ильяс Фәттахов бирмәсә, мин дә Курсави турында гыйлемемне арттыра алмас идем. Филология фәннәре докторы, профессор Марсель Әхмәтҗанов чыгышын искә төшерик әле. Ул сөйләгәнчә, Курсави заманында Урта Азия мөселманнары арасында: «Аллаһ мөселманнар өчен иҗтиһад заманы бетте дип өйрәтә», – дигән ялгыш караш тарала. Ул кешеләрне иҗтимагый активлыктан, фикерләүдән тыя торган искергән һәм нигезсез караш була. Наданнар белән идарә итү җиңелрәк бит. Курсави бу фикергә каршы тәнкыйть белән чыга. «Бу караш – халыкны фикерләүдән биздерү өчен чыгарылган коткы гына», – ди. Консерватив дин әһелләре татар галиме өстеннән Бохара әмире Хәйдәргә әләк язалар, Курсавига үлем җәзасы бирүен сорап, әмир сараена киләләр. 1808 елда Хәйдәр Курсавига каршыларны һәм аңа теләктәшлек итүчеләрне үз сараена җыя. Каршылар, әлбәттә инде, күбрәк була. Бәлки аларны махсус күбрәк дәшкәннәрдер дә. Кыскасы, татар галименә үлем җәзасы бирү хуплана. Ярый әле Курсави дус галимнәренең тәкъдиме, үгетләве буенча әмир Хәйдәр алдында тәүбә итеп, үз фикерләреннән кире кайта. Шулай итеп, исән кала һәм озакка сузмыйча туган якларына качып кайта. Курсада үз мәдрәсәсен оештыра. Аңа күп җирдән шәкертләр җыела. Ләкин дошманнары да күп табылып, алар Курсавины талкый башлыйлар. Монда Курсавиның Бохарадагы дошманнары кулы да сизелә.

Беренчедән, Бохараның өч мөфтие Каргалы, Казан муллаларына «Курсави – мөртәт», ягъни диннән ваз кичкән дигән хат җибәрә. Бохара әмире дә тынычлана алмаган, 1808 елда Курсавины үтермәгәненә гомер буе үкенеп яшәгән, ди. Үзебезнең үк дин әһелләре Казан мөфтиенә дә әләк язганнар.

Эзәрлекләүләрдән тәмам туйган галим 1812 елда үзенең кардәшләре белән хаҗ сәфәренә чыга, тик изге җирләргә барып җитә алмый. Истанбул шәһәрендә ваба зәхмәтеннән вафат була. Шиһабетдин Мәрҗани әйтүенчә, үләр алдыннан Габденнасыйр Курсави: «Сине җәннәт бакчалары көтә», – дигән сүзләр ишеткән. 1880 елда Мәрҗани хаҗ сәфәрендә вакытта зур авырлык белән аның каберен таба. Тик бүген ул кабернең кайда икәнлеген белүче юк. Без Төркиядәге дуслар аша белешеп карадык, алар да эзләп караганнар, тик беркайда да бернинди дә мәгълүмат таба алмаганнар. Инде үзенең газизен татар онытмасын иде.

Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре Курсави хезмәтләрен гарәпчәдән тәрҗемә итеп берничә китап чыгардылар һәм эш дәвам итәр дип уйлыйбыз. Боларга 2012 елда Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче ислам белгече, доктор Натан Спаннаусның Курсавига багышланган диссертация яклавын да өстәп әйтик. Иң мөһиме, ул Курсавиның татар фәнендә моңарчы билгеле булмаган кулъязмаларын таба һәм өйрәнә. Ислам дөньясында да шактый эзлебез, дими ни дисең инде.

Безнең халыкта «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!» дигән гыйбарә бар. Бу сүзләрне иң элек кем әйткән, кайчан әйткән – монысы билгесез. Шушы сүзләр зират коймаларына да язып куела, шул исемдә төрле чаралар да уза.

Бу гыйбарә татарның иманы, яшәү кагыйдәсе кебек. Тик менә Курсавиның үзе исән чакта да кадере булмаган, бүгенге көндә кабере дә билгесез. Ярый әле Урта Курсада ул яшәгән чорда төзелгән һәм Курсави шунда йөргән мәчет, музей, мемориаль комплекс, олы юл кырыенда «Курсави чишмәсе» бар. Лотфулла Нурислам улының һәр гамәле тарихи хәтерне саклауга зур өлеш кертү булды. Хәтта дәүләт дәрәҗәсендә алып барылган милли сәясәтнең бер юнәлешен тәшкил итте дип уйлыйбыз. Моны республика җитәкчелеге дә шулай кабул итте кебек, юкса изге эшләрендә Лотфулла Шәфигуллинга теләктәшлек итмәсләр, һәртөрле ярдәм күрсәтмәсләр иде. Мәсәлән, Курсави музеен эшләүгә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Арча хакимияте башлыгы Илшат Нуриев зур өлеш керткәннәр. Курсави белән бәйле тарихи урыннарга килгән халык аларның исемнәрен дә рәхмәт белән телгә алыр. Ә бөегебез, тулы исеме белән әйтсәк, Әбүннәср Габденнасыйр бине Ибраһим бине Ярмөхәммәд бине Иштирәк әл-Болгари әл-Курсави рухына дога укыр. Курсави чишмәсе янында утырганда Ильяс Фәттахов белән без дә шулай иттек һәм күңелгә рәхәт иде.

Фото: Интертат

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү