Республикадагы фермер һәм эре хуҗалыклар бәрәңге һәм башка яшелчәләрне алуга керештеләр. Быелгы уңыш аларны сөендерәме? Бәяләргә нинди өмет баглыйлар? Гомумән, Татарстанда яшелчәчелек белән шөгыльләнү отышлымы? Без шул хакта белештек.
Наилә Әхмәдиева, Апас районының Дәвеш авылы
Нәрсә үстерә: яшел тәмләткечләр, суган һәм бәрәңге.
Мәйданнары: суган – 12, бәрәңге – 10, яшел тәмләткечләр – 56 гектар.
– Уңышның булганына шөкер итәбез. Суган бик эре түгел, ләкин безгә аның эрелеге ул дәрәҗәдә мөһим дә түгел. Чөнки без аны яшел кыяк өчен теплицага утыртабыз. Быел суганны яңа технология кулланып, кышка утыртып калдырасым килә. Яшел тәмләткечләрне җәй буе саттык. Бер уңышны җыеп алгач, икенче, өченчесен утырттык.
Бәрәңге уңышы бик әйбәт. Моңа берничә сәбәп бардыр, дип анализ ясыйм. Беренчедән, бик иртә, 14 апрельдә үк утырттым. Икенчедән, аз булса да, авыруларга каршы препаратлар да сибелде. Өченчедән, август башындагы яңгырларның да уңай тәэсире булды. Әлегә күпләп алучыларга бирәсе килми, башлыча басудан халыкка китеп бара. Бер килограммын 25 сумнан сатабыз.
Без еш кына төрле укуларга йөрибез. Шуңа инандым: әгәр барлык агротехнология таләпләренә туры китереп үстерәсең икән, уңыш бик әйбәт булыр иде. Тик ул бик зур чыгымнар сорый торган эш. Без исә химияне бик аз күләмдә кулланабыз һәм экологик чиста продукция үстерәм, дип әйтә алам. Мондый бәрәңгенең тәме дә үзгә.
Яшелчәләрне Казан ярминкәләрендә дә сатарга ниятлибез. Монда бик яратып чыгабыз, чөнки берничә сәгать эчендә күпләп сату мөмкинлеге бар. Базарда көне буе торырга кирәк бит. Аннан соң миңа халык белән аралашу, ярминкә мохите ошый.
Фирдүс Салаватуллин, Буа районының Аксу авылы
Нәрсә үстерә: кишер, суган, бәрәңге, кызыл чөгендер.
Мәйданнары: чөгендер – 10, бәрәңге – 12, кишер – 25 гектар.
Мәйданнарны узган елдагыча калдырдык. Быел яшелчәләребезне «начар булды» дип тә, «котырып уңды» дип тә әйтеп булмый. Уңыш уртача булды. Бәрәңгеләрне башта су сибеп үстердек. Аннан соң яңгырлар китте.
Суганнарны күптән алып, сатып та бетердек. Бүген бәрәңге, кишер, чөгендер ала башладык. Кишер басуында әле октябрь ахыры – ноябрь башларына кадәр эшләячәкбез. Без яшелчәләрне ихтыяҗ туганда Казанга җибәрәбез. Башка елларны Киров өлкәсенә дә сата идек, быел аларга җитми, башкалада алып бетереп баралар.
Яшелчәне урнаштыру белән авырлык булганы юк. Кайбер көннәрдә 12шәр тоннага кадәр юллыйбыз. Товарың яхшы икән, алучысы табыла. Сыйфаты булмаганны базарга алып чыгып та сатып булмый. Бәлки кәбестә сату гына бераз авыррактыр. Бездә авыл халкы да күпләп кишер утырта. Инде аларны да сатып бетереп баралар. Аннан соң аларны Ульяновск өлкәсеннән килеп алып китәләр, Казанга да алып барып саталар, ярминкәләрдә дә катнашалар.
Бәяләр августта канәгатьләнерлек булды. Кишернең килограммын – 25, бәрәңгене 30 сумнан сата башлаган идек. Хәзер менә бәрәңге хаклары төште. Уртача алганда, 20 сумга чыга. Кишер – 16–17, кызыл чөгендер 15 сумга төште. Суганны 20 сум белән сата башладык, шул хакка урнаштырып бетердек. Моңа кадәр иген бәяләре арзан торды, бу алучы кеше өчен яхшы иде. Менә хәзер алары акрынлап өскә үрмәли башлады.
Төрле елларда бәрәңге һәм яшелчәләр (кәбестә, кишер, чөгендер һәм башкалар) уңышы
2021 елда яшелчә – 240 мең тонна, бәрәңге – 830 мең тонна
2022 елда яшелчә – 217 мең тонна, бәрәңге – 800 мең тонна
2023 елда яшелчә – 150 мең тонна, бәрәңге – 780–790 мең тонна
Ихтыяҗ: республика халкына елына 330 мең тонна яшелчә кирәк.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat