Орган жәл (түгел) сиңа? Татарстанда йөрәк күчереп утырту 10 миллион сумга төшә

Бер гомернең азагы икенче гомернең башы булырга мөмкин. Орган күчереп утырту (трансплантация) буенча махсуслашкан табиблар шулай ди. Бер Татарстанда гына да елына шундый йөзәрләгән катлаулы операция ясала. Бүген республикада кайсы органнарга кытлык аеруча зур? Орган доноры булудан куркырга кирәкме?

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш трансплантологы Александр Киршин министрлыкта узган туры эфир вакытында әнә шундый четерекле сорауларга ачыклык кертте.

Ниндие ясала?

Трансплантация бер организмнан икенчесенә орган күчереп утыртудан гыйбарәт. Татарстанда мондый беренче операция 1990 нчы еллар азагында ясалды. Иң беренче тапкыр кешедән-кешегә бөер күчереп утырттылар. Республикада бу операция бүген дә еш ясала. 2011 елдан бирле Татарстанда бавырны да күчереп утырта башладылар. Баштарак елына шундый бер-ике генә операция ясалса, 2018 ел азагына инде бу даими күренешкә әверелде. Хәзерге вакытта республикада елына бөер күчереп утыру буенча йөзәрләгән операция ясала. Быел шундый 76 трансплантация ясалган инде. Бөер, бавырдан тыш, йөрәк күчереп утырту буенча да катлаулы операцияләр ясала. Тиздән Татарстанда үпкә трансплантациясе дә гамәлгә керәчәк. Әлегә мондый катлаулы операция Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Краснодарда гына ясала.

Донор кем?

Кеше исән чакта ук, үлгәч, үзенең органнарын донорлыкта файдалануларын рөхсәт итеп калдыра ала. Аннан баш тартырга да була, билгеле. Кеше кисәк кенә үлеп китеп, якыннары ризалык бирмәгән очракта да мәрхүмнең органнарына кагылмаячаклар. Кешенең үлгәннән соң орган доноры булырга ризалыгы – риза булмавы аның медицина картасында теркәлә.

Орган каян килә?

Россиядә ике төрле юл белән орган доноры булырга мөмкин. Бездә кирәкле органны күбрәк үлгән кешедән алалар. Аерым алганда, мәрхүмнең бөер, бавыр, йөрәк, нечкә эчәк белән ашказаны асты бизе алына. Исән чакта сау-сәламәт булган кеше, үлгәч, сигез кешенең гомерен саклап кала ала. Исән чакта исә кеше үз туганы өчен генә донор була ала. Кеше үзенең якын туганына ярты бавырын, бөерен бирә ала. Әмма бер шарт белән: бу бүлешү аның үзенә зыян салмаска тиеш. Сүз уңаеннан, үлгән кешенең органы күчереп утыртылганда, исән кешенең ярты органын күчергәндәгегә караганда, өзлегүләр азрак күзәтелә.

Күпме көтәсе?

Татарстанда теркәлгән һәркем, үзенә теге яки бу органны күчереп утыртуларын сорап, гариза яза ала. Аннары аны чиратка бастыралар. Яңа бавыр һәм йөрәкле булу өчен гадәттә – якынча 5–6 ай, бөер күчереп утыртуларын ел ярым ук көтәргә туры килә. Хәзерге вакытта Татарстанда бөер күчерү өчен – 260 кеше, бавырга – 140 кеше, йөрәк трансплантациясенә 40 кеше чиратта тора. Органнарга кытлык бик зур. Бөтен дөнья күләмендә шул хәл. Яңа органны көтеп бетерә алмыйча, үлеп китүчеләр дә байтак. Кызганыч, республикада трансплантациягә чират көтүчеләр арасында да андый аяныч очраклар күзәтелеп тора.

Кешегә органны тиз арада күчереп утырту таләп ителгән чаклар да була. Әйтик, кеше гөмбә ашап, дару яки башка төрле чаралар ярдәмендә җитди агуланган булса, аңа тиз арада бавыр күчереп утыртырга туры килергә мөмкин. Чире азарга өлгергән хроник йөрәк, бөер, бавыр авырулы кешеләргә дә еш кына тиз арада трансплантация таләп ителә.

Күпмегә төшә?

Безнең илдә органнарны бушлай күчереп утырталар. Мондый катлаулы операцияләр фәкать безнең ил кешеләренә генә, бары тик дәүләт дәвалау оешмаларында гына ясала. Бөтен чыгымнар мәҗбүри медицина иминиятләштерүе системасы аша каплана. Дәүләтнең кешегә теге яки бу органны күчереп утыртуга тоткан акчасын санасак, чыгымнар түбәндәгечә: бер бөерне күчереп утырту – якынча 1–1,2 миллион, бавыр – 1,3 миллион, йөрәк 10 миллион сумга төшә.

Алда тормыш бармы?

Трансплантация ясалганнан соң кеше гадәти тормыш белән яши: сәяхәт итә, спорт белән шөгыльләнә, хәтта йөккә дә уза ала. Әмма бер шарт белән: яңа органлы кеше гомер азагына кадәр иммунодепрессантлар эчеп торырга тиеш була. Бу организм яңа органны чит-ят әйбер дип кире какмаслык итеп, иммун системасын басып тору өчен кирәк. Кеше күчереп утыртылган орган белән дистә еллар буе да яши.

Соңгы сүз

Ел саен, сәгать саен җир йөзендә җитди чире аркасында орган күчереп утырту бәхетен татырга өлгермәгән никадәр кеше үлә. Күпләр трансплантациягә шикләнеп, хәтта тәнкыйть белән карый. Үз башына төшкәч кенә кеше орган күчертеп утыртуның ни дәрәҗәдә мөһим һәм катлаулы эш икәнен аңлый. Берәүнең үлеме икенче берәүгә яшәү өчен өмет бүләк итәргә мөмкин. Шуңа күрә трансплантацияне гаеп итәргә ашыкмагыз. Киресенчә, бу юнәлешне популярлаштырырга кирәк.

Фото: vk.com

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү